14 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе клуб белән берлектә балалар өчен “Экстримизмга – юк” дигән темага профилактик әңгәмә уздырды. Катнашучылар бергәләп “Экстремизмга – юк!” исемле стенгазета чыгардылар. Шулай ук китап укучылар өчен мәгълүмат почмагы да булдырылды.
23 августтан 27 августка кадәр Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә Муса Җәлил вафат булуына 75 ел булу уңаенан «Муса Җәлил истәлегенә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучыларга күзәтү үткәрелде. Һәр халык үзенең күренекле вәкилләре белән горурлана. Җәлил шигырьләрендә илебезнең берничә буыны тәрбияләнгән. Бүген аның исеме Татарстаннан читтә дә билгеле. Төрммәдә утыру нәтиҗәсендә аның тарафыннан 115 шигырь язылган. Иптәшләре алып чыга алган дәфтәрләрдән «Моабит дәфтәрләре» китабы төзелгән. Әлеге китапта һәр шигырь сугыш дәһшәтен кичергән совет халкының бөтен авырлыкларын күрсәтә. Бөек һәм талантлы шагыйрь Муса Җәлил барлык авырлыкларны тирәнтен җиткерә белгән.
Туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык тәрбияләү максатыннан, 22 август көнне Лесхоз авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар белән Россия Дәүләт флагы көненә багышланган «иң яхшыларның өч төсе» исемле танып-белү квест-уены үткәрделәр. Чара барлык катнашучыларны Россия флагы көне белән котлау белән башланып китте. Аннан соң балалар ике командага бүленде. Һәр команда үз лидерын һәм исемен сайлады. Ике команда, «Кызыл» һәм «Горурлык»командалары барлыкка килде. Балалар биремнәр үтәделәр: мөмкин кадәр күбрәк рус әкиятләрен язарга, тематик табышмаклар чиштеләр, Россия флагын җыйдылар. Барлык биремнәрне балалар бик яхшы башкардылар. Уеннан соң балалар акбур белән асфальтта рәсем ясадылар. Чара ахырында кунаклар истәлекле бүләкләр алдылар.
23 август көнне район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар клубының утырышында якташ язучы Муса Абдуллинның “Ә наратлар шаулыйлар да шаулыйлар...” китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге китап Саба районы төзелүгә 90 ел тулуга һәм туган якның үткән тарихына, аның данлы шәхесләренә багышлана.
22 август көнне, Россия флагы көне уңаеннан, Шәмәрдән балалар китапханәсендә “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен “Россия символлары” дип аталган танып-белү сәгате узды.
Чара барышында балалар Россиянең дәүләт символлары булган флаг, герб, гимн турында мәгълүматлар алдылар, Туган ил турында шигырьләр тыңладылар һәм “Флаг төзү”, “Каенкай” уеннарында катнаштылар, сорауларга актив җавап бирделәр.
19-21 август көннәрендә Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Алкоголь: азатлык иллюзиясе»дип исемләнгән библиоквилт узды. Квилт - ул аерым лоскутлардан җыелган мәгълүмат стенды.
Стендта алкогольнең үз-үзенә ышаныч тоярга ярдәм итүе, геройлык гамәлләре өчен көч бирүе, компаниядә абруй яуларга ярдәм итүе турындагы киң таралган мифларның ялган булуын дәлилләүче фактлар һәм кеше организмына начар йогынтысы турында мәгълүмат бирелде. Китапханә укучылары арасында «тормышны миллилитрлар белән үлчәргә кирәкме?» дигән сораштыру үткәрелде һәм җаваплар язылган стикерлар стендта урын алды.
22 август көнне Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә Россия флагы көненә багышланган «Дан флагы» акциясе үткәрде. Дәүләт флагы дәүләтнең рәсми символы булып тора, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген гәүдәләндерә. Ул ел саен 22 августта билгеләп үтелә.Шул уңайдан җәйге уку залында китап күргәзмәсе оештырылып күзәтү үткәрелде.Акциядә катнашучылар Россия триколорының барлыкка килү тарихын кызыксынып тыңладылар. Катнашучыларга истәлеккә «Россиянең хокукый символлары» мәгълүмати буклетлары һәм триколор тасмалары бирелде.
Район китапханәсе “Өлкәннәр” клубы ветераннарына, Муса Җәлил һәм җәлилчеләрнең батырлыгына 75 ел тулуга багышланган “Мәңгелек герой” – әдәби сәгать уздырды. Презентация, видеоязма күрсәтелде, викторина сорауларына җаваплар табылды. Шагыйрьнең әсирлектә язылган шигырьләре укылды. Китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
20 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә "Минем яраткан язучым" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм кычкырып уку оештырылды, анда төрле танылган китап авторлары тәкъдим ителде. Балалар бик теләп түбәндәге китаплардан өзекләр укыдылар: Э.Успенскийның "Тикшерүне колобоклар алып бара", В. Гауф "Карлик борын", А. Гринның "Алые паруса", Р. Киплингның "Маугли" һәм башкалар. Чарада катнашучылар укылган һәм сөйләгән әсәрләрдән уңай хис-кичерешләр алдылар, укылган әсәрләре турында сөйләделәр.
Яшүсмерләр арасында зарарлы гадәтләр проблемасы бүген бик актуаль. Балалар тәмәке тарта, алкогольне иртә яшьтә татып карый башлый. Шуңа күрә китапханәчеләр балалар белән әхлакый таркаулыкка, рухсызлыкка, тәмәке тартуга, эчүчелеккә, наркоманиягә каршы һ. б. төрле афәткә каршы тора белүгә эш алып баралар.
Олы Нырты авыл китапханәсенең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эшчәнлеге әдәбият белән эшләүдән тыш, авыл фельдшерын җәлеп итеп, массакүләм чаралар үткәрүдән дә гыйбарә .Олы Нырты авыл китапханәсе, авыл фельдшеры катнашында, план буенча, балалар өчен «зарарлы гадәтләр капканында» дип исемләнгән әңгәмә - диалог үткәрделәр. Китапханәдә китап һәм буклетлар күргәзмәсе тәкъдим ителде