ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәче, Ю-Алан авылы клуб мөдире белән берлектә, ТАССРның 100 еллыгы Саба район оешуга 90  ел уңаеннан, туган төбәгебезнең табигать байлыкларын барлау максатыннан Калатау авылы болынында “Челтер-челтер чишмәбез” дигән чишмә бәйрәме узды. Бәйрәмнең төп сәбәпчесе шушы авылда яшәүче Рәфис Фәсхетдинов җитәкчелегендә авыл халкы ярдәме белән яшәү чыганагыбыз булган – чишмә казылып “Рәфис” исеме белән аталды, халык тарафыннан кабул ителде.  Бәйрәмдә китап күргәзмәсе куелып, чишмәләр турында шигырьләргә, җырларга  мәдхия тыңлап, күңелле уеннар уйналды. Бәйрәм чарасы “Рәфис” чишмәсе суыннан хәзерләнгән чәй табыны янында тәмамланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2019 ел
җомга

25 июль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында, китапханә белән берлектә "Озак яшәүнең серләре"дип аталган тематик чара үткәрелде. Яшьләр белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә кордык, "Сәламәт булу серләре"н ачыкладык. Чара бию залында дәвам итте, төрле уеннар белән аралашып барды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

24 июль көнне Олы Шыңар авыл китапханәсендә "Матурлык һәм сәламәтлек" темасына әңгәмә үткәрелде. Кызлар белән көндәлек рацион, косметика, спорт һәм башка кызыклы темаларга сөйләштек. Һәрбер катнашучы үз фикерен җиткерде, үзенең көндәлек режимы турында сөйләде, әңгәмә бик җанлы килеп чыкты. Шулай ук, кызлар игътибарына китап, журнал һәм "Сәламәт һәм матур булу өчен 25 киңәш" исемле буклеттан торган күргәзмә тәкъдим ителде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25 июль көнне авыл китапханәсендә Россиядә театр елына багышланган күңел ачу уены үткәрелде.Китапханәче катнашучыларны театрның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, театрларның төп төрләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларның барысы да актерлар ролендә булу һәм актерлык осталыгын күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар. Башта катнашучылар «Рөхсәт ителә-тыела»уенын уйнап, театрда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр. Хәрәкәтләр, мимиклар һәм жестлар ярдәмендә "Ясап күрсәт" конкурсында актерларны сурәтләделәр, бирелгән рольне уйнадылар. Яшьләр барысы да бик әйбәт уйнадылар. Барлык катнашучылар да уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25 июль көнне Кызыл-Мишә мәдәният йортында китапханә белән берлектә балалар өчен ТАССРның 100 еллыгын каршы алуны билгеләп үтүгә багышлап “Минем туган ягым” дип аталган викторина үткәрелде. Уен барышында балалар җиде турдан торган: “Әйдәгез, танышабыз!”, “Танылган шәхесләребез”,“Милли үзенчәлекләр”,“Мәкальләрне дәвам итегез”,“Зирәкләр һәм тапкырлар”,“Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады”,“ Шигъри тукталыш” дигән турларны үтеп ,сорауларга дөрес һәм үзенчәлекле итеп җаваплар бирделәр.Катнашкан балаларга  бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татар халкының бай гореф-гадәтләре,йолалары аша  халкыбызның  культурасы, тормыш-көнкүреше белән таныштыру максатыннан, ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, 25.07 көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен  “Уйныйк әле милли уеннар” дип исемләнгән танып белү һәм күңел ачу программасы уздырды.

Чара барышында балаларга халкыбызның җәүһәрләре булган чиккән сөлге, читек, түбәтәй, калфак, чулпы, камзул турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук, балалар  милли уеннар, аларның тарихы белән таныштылар һәм   “Ат чабышы”, “Кашык кабып йөгерү”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тартышу”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Миңлебай” “Түбәтәй” уеннарында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында барлык балаларга да татлы бүләкләр бирелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

24 нче июль көнне Сатыш авылы китапханәсендә “Мин гаиләм белән бәхетле”дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе булып узды. Китапханәче балаларга гаилә, гаилә кыйммәтләре, гаилә-кеше тормышында куркынычсызлык утравы булып торуы турында сөйләде. Аннары конкурста катнашучылар төп биремне эшләделәр. Балалар гаилә әгъзаларын ясадылар, шулай әти-әниләренә карата булган хис тойгылары белән уртаклаштылар. Һәрдаим ярдәмчел, тәртипле, тырыш, тыйнак булырга тырышулары турында фикер алыштылар.Әлеге чарада Мөҗәһит, Роберт Сәләхиев, Шәүкәт Галиевның гаилә турында язылган шигырьләре укылды, анализ ясалды. Балалар бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары кысаларында, 24 июль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәчесе  мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә клуб берләшмәләренә йөрүче балалар белән “ТАССР төзелүнең 100еллыгы” исеме астында кроссвордлар чиштек. Китапханәче ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, килеп туган сорауларга җаваплар табылды. “Республикам минем - Татарстан” исемле китап күргәзмәсе куелды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

24 июль көнне Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Дару үләннәре илендә» дигән сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәче Садыйкова Г.Х. туган якның шифалы үләннәрен куллану тарихы, җыю, киптерү, дару үләннәрен саклау тәртибе һәм кагыйдәләре турында сөйләде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. бетнек, мәтрүшкә, ромашка, әрем турында мәгълүмат бирде, аларның кайда үсүләре, нинди гореф-гадәтләр һәм риваятьләр белән бәйле булуы турында сөйләде. Чара аахырында ял итүчеләр «Үләннәр дөньясында» дип исемләнгән кроссворд чиштеләр һәм үләннәр турында сораулар бирделәр.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25 июль көнне район китапханәсенең уку залында «Өлкәннәр» клубының чираттагы утырышы узды. Өлкәннәр Саба районының танылган шагыйрәсе Миннегөл апа Манихова белән очраштылар. Аның 2019 елда дөнья күргән 2 яңа китабына презентация үткәрелде. Яраткан шагыйрәбез үзенең тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы итеп сөйләде. Чара барышында аның шигырьләре, кыска хикәяләре укылды, җырлары тыңланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International