2019 елның 23 июлендә Югары Шытсу авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә балалар өчен “Россиянең бөек исемнәре - Петр I” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Бөек Петр биографиясеннән бик күп кызыклы фактлар искә төшерделәр һәм белделәр. Петр I-ның Россия өчен башкарылган эшләрен барысын да санап бетерерлек түгел. Хәрби һәм Административ реформалар, сәнәгать предприятиеләре барлыкка килү, Россиянең диңгезгә чыгуы, Фәннәр академиясе, беренче музей, беренче газета һәм беренче китапханә. Искиткеч бәйрәм Яңа ел, кофе, чәй, томат һәм бәрәңге дә безнең илгә беренче тапкыр нәкъ менә Петр I алып килгән иде. Балалар Санкт-Петербург шәһәре турында электрон презентация карадылар, “Россиянең бөек исемнәре-Петр I” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
24 июль көнне авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдән балалар яраткан китабларын ала һәм укый алдылар. Китап сайлау бик төрле иде: Татар халык әкиятләре, Александр Грин "Алые паруса",Даниэль Дефо "Приключения Робинзоно Крузо", Джонатан Свифт "Гулливер сәяхәте", Виктор Драгунскиның хикәяләре , Александр Волковның " Волшебник изумрудного города и все все", Сергей Георгиев, "А.С. Пушкин, Корней Чуковский, Л. Н. Толстойның һәм башка авторларның хикәяләре урнаштырылган иде. Бу көнне китапханәдә чын мәгънәсендә уку бәйрәме булды, анда гармония хөкем сөрде: китап, укучы һәм тыңлаучы бер бөтен булдылар. Балаларның китап укуга кызыксынулары да артты . Балалар чиратлашып, кычкырып һәм сәнгатле итеп, шигырьләр һәм хикәяләр укыдылар. Кычкырып уку - ул сәнгатле укуны һәм китапның төп мәгънәсен камилләштерергә булыша, һәм укыган китапларны анализлый белүгә ярдәм итә.
24 июль көнне Явлаштау авыл китапханәсендә "Галиҗәнәп икмәк" дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Кичә барышында китапханәче Галиева Т.Г. балаларга икмәкнең табынга килгәнче үткән юлы, бу изге эшкә куелган хезмәт турында сөйләде, мәкальләр әйтелде, призентация каралды. Очрашуга чакырылган өлкән яшьтәге Халикова Равилә һәм Шириева Зөлхия апалар балаларга икмәк кадере һәм өй шартларында икмәк пешерү турында сөйләделәр. Тәмле ипидән авыз иттерделәр.
Асфальтта рәсем ясау балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы чара булып тора. 24 июль көнне Туктар авыл китапханәчесе һәм клуб мөдире мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Минем җәй” исемле асфальтта рәсем ясау конкурсы оештырдылар. Балалар акбур белән салават күпере, кояш, күбәләкләр һәм чәчәкләр ясадылар. Һәрберсе үзләренең рәсемнәрендә җәйне тасвирларга тырыштылар. Рәсемнәр һәрберсе үзенчәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Чара ахырында барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.
24 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, авыл китапханәсе хезмәткәрләре балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү һәм хезмәт дөньясы белән кызыксынуны формалаштыру максатыннан "Авыл һөнәрләре кичә, бүген, иртәгә” дип исемләнгә мәгълүмәти- танып белү экскурсиясе оештырдылар. Мастерскойда булып, алдынгы механизатор Мәҗитов З.Й. белән әңгәмә кордылар.Ул балаларга үз һөнәре, нәрсә белән шөгыльләнүе һәм үз эшен ничек дөрес башкарырга кирәклеге турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән тыңладылар һәм сораулар бирделәр, әңгәмәләр бик җанлы формада узды. Балалар үзләренең фикерләрен һәм киләчәк планнары турында фикер алыштылар.
23 июль көнне Оет авыл китапханәсе клуб белән берлектә бөек рус язучысы А.С. Пушкинга багышланган «Пушкинның серле дөньясы» исемле әдәби вернисаж үткәрделәр.Чара башында балаларга Александр Сергеевичның балачакта нинди булуы, ничек укуы, беренче шигырьләрен нинди телдә язуы турында сөйләдек. Аннан соң биш турдан торган А.С. Пушкин иҗатына багышланган әдәби вернисаж булды. Биремнәр төрле катлаулылыктагы иде: тасвирлама буенча әкият геройларын тану, укылган өзек буенча әкиятне белү, "Серле тартма "дагы предметларны тану. Ярыш бик кызыклы узды, һәр бала рус язучысы А.С Пушкин иҗаты турында үз белемнәрен күрсәтте. Чара барышында "Пушкинның серле дөньясы" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә китапка сакчыл караш тәрбияләү максатыннан “Китапларны ничек дәваларга?” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Китапханә китаплар больницасын хәтерләтте, ә китап укучылар шәфкать туташлары ролен уйнадылар. Укучылар белән берлектә таушалган китапларны төпләдек. Китап укучылар бу эшне яратып һәм теләп башкардылар.
Иләбәр авыл китапханәсе ,клуб хезмәткәрләре укучылар белән бергә борынгы тарих эзләрен үзендә саклаучы Калатауга экскурсиягә бардылар.Борынгы Өтернәс шәһәрлеге урнашкан урында “Мондадыр безнең бабайлар”дигән исем астында тарих сәгате узды.Укучылар Явыз Иван тарафыннан юк ителгән шәһәрлек турында бай мәгълумат тупладылар , кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.
Эскурсия табигать кочагында самавырдан үлән чәе эчү белән тәмамланды.
Сегодня на стенах Большекибячинской сельской библиотеки была организована выставка посвященное к “Году театра”. Зав. библиотекой проводила обзор по выставке. Ребята с радостью раскрасили образы любимых героев - кукол.
23 июль көнне авыл китапханәсендә бертуган Гримм әкиятләре буенча интерактив-викторина үткәрелде. Балаларны гадәти булмаган бертуган Гримм әкият дөньясы белән таныштыру максаты белән "бертуган Гримм әкиятләре буенча Викторина"исемле презентация тәкъдим ителде. Презентациянең төп өлешен "Әкиятне бел" һәм "Кем кемгә шулай ди?"тәкъдим ителгән сүзләр һәм цитаталар буенча әсәрне танып белергә кирәк. Тәкъдим ителгән әкиятләр: “Бременские музыканты”, “Красная шапочка”, “Белоснежка и семь гномов”, “Метелица”, “Двенадцать браитьев”, “Волк и семеро козлят”, “Гензель и Гретель”. Чарадан соң балалар кычкырып әкиятләр укыдылар.