ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

26 октябрь көнне, Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, яшьләр арасында эчкечелекне кисәтү, алкоголь куллануга карата тискәре караш булдыру  һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, «Яшьләр алкогольгә каршы»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында физик культура, спорт белән шөгыльләнү, китапханә һәм мәдәният йортына бару, буш вакытны, кызыклы итеп үткәрү - болар барысы да алкоголь куллануга каршы тора, дип азсызыкладылар. Шулай ук китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда алкогольнең җимергеч көче һәм кешегә, гаиләгә, җәмгыятькә зыян китерүе турында язылган  китаплар тәкъдим ителде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2019 ел
җомга

25 октябрь көнне, район үзәк китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе Мостафина Г., сәләтле балалар мәктәбенең 10 сыйныф укучыларына, Айгөл Әхмәтгалиеваның  "Мин гашыйк булдым" китабын тәкъдим итте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Якташ язучыбыз Рөстәм Зариповка 67 яшь тулу уңаеннан, 25нче октябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә, «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен, «Рөстәм Зарипов - иҗади шәхес» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде һәм «Тамчы гөл» дигән китабыннан шигырьләр укыды. Шулай ук Рөстәм Зариповның сүзләренә язылган җырлар тыңланылды.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25 нче октябрь көнне,   “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр, Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә экскурсиядә булдылар.Экскурсиянең максаты- мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру,китапка сакчыл караш тәрбияләү. Китапханәче  балаларны китапханә һәм китап төрләре белән таныштырды. Китапларны ертмаска, пөхтә итеп карарга, укырга кирәклеге турында сөйләде. Шушы чор яшь балалары өчен китапханә алдыра торган журналларны балалар яратып карадылар.”Могҗизалы китап дөньясы”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.”Нәниләр әлифбасы”,”Шигъри  әлифба” китапларына күзәтү ясалды.Алар зур кызыксыну белән китапханәдәге иң зур һәм иң кечкенә китап  белән таныштылар.Үзләре китап укый белә башлагач күп китап укырга сүз биреп тралыштылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Сәламәт  тәндә сәламәт акыл.Яшь  барган саен сәламәтлеккә аеруча игътибар итәргә кирәк.Иләбәр авыл клубы һәм китапханә хезмәткәрләре, өлкәннәр белән берлектә, сәламәтлек сәгате уздырдылар. “Дару кабарга ашыкма” дигән исем астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Эзмә авылы фельдшеры Шәйхетдинова Гөлназ “Сәламәт яшәү серләре” дигән темага доклад укыды.Соңыннан яңа кайткан спорт инвентарьлары белән фитнес сәгать үтте.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл китапханәсенә «Кояшкай» балалар бакчасы балалары кунакка килделәр, китапханәче балаларны җылы каршы алды һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну һәм сокланулы карашлар белән китапханәче сөйләвен тыңладылар. Ул балаларны китап, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга, абонемент һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар китапханәдә китапларның нинди кагыйдә буенча урнашуларын белделәр. Шулай ук балалар өчен төрле биремнәр һәм табышмаклар әзерләнде, китапханә эше һәм китаплар турында сөйләнде, балалар «китапханә»,« уку залы», «абонемент», «китап фонды», «формуляр» төшенчәләре белән таныштылар. Балалар китап дөньясына керделәр, формасы һәм күләме буенча гадәти булмаган матур китаплар белән таныштылар. Балаларда бу экскурсия бик нык тәэсир калдырды. Китапханәдән балаларның китәсе дә килмәде,  алар китапханәгә әти-әниләре белән килергә теләк белдерделәр. Бу чарада катнашу барысына да бик ошады.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Курсабаш авылы китапханәсендә «Гаилә белән бергә уку» дип исемләнгән гаилә белән аралашу көне узды. Чарага тулы составта китапханәгә язылган гаиләләр чакырылган иде. Катнашучылар гаилә турындагы борынгы гыйбрәтле хикәя  белән таныштылар, конкурсларда катнаштылар. Балалар үзләре, әти-әниләре укыган яки алар белән бергә укыган әкиятләрен сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Китап киштәсеннән берничә китап сайлап алып, балалар аларны иң кызыклы яктан тәкъдим иттеләр. Балалар һәм аларның әти-әниләре танып-белү уены атмосферасына эләктеләр һәм төрле -мәкальләр, гаилә, әкияти һәм шигырь конкурсларында катнаштылар. Китапханәче олы яшьтәге укучылар игътибарын балаларның шәхес буларак формалашуында ата-аналар роленә һәм өй китапханәсенең балаларны тәрбияләүдә һәм үстерүдә әһәмиятенә, китап уку һәм фикер алышу кебек гаилә традицияләрен яңартуга юнәлтте. Чараны китапханәче ата-аналарга мөрәҗәгать белән тәмамлады: аларга балалар белән бергә укырга һәм укыган буенча фикер алышырга кушты,  чөнки бу процесс баланың  дөньяга үз карашын формалаштырырга ярдәм итә.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

          24 октябрь көнне, Район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә”  клубы хатын-кызлары  өчен,  “Тәмле ризыклар җырчысы” дип исемләнгән әдәби-сәламәтлек сәгате үткәрелде.  Китап күргәзмәсе янында җурналист, шагыйрә, язучы  Венера Мәҗитованың тормышы, иҗаты белән таныштырылды һәм “Өй ашлары”, “Домашние рецепты”, “Хуҗабикә” китаплары тәкъдим ителде. Китап укучыларыбыз Латипова Сәлимә апа, Мостафина Фәһимә апалар язучының “Көндәш”, “Биана” хикәяләренең эчтәлеген сөйләделәр. Очрашуыбыз “Өй ашлары” китабындагы рецептлар буенча пешерелгән тәм-томнардан авыз итеп чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

24
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 24 нче октябрь көнне, Сатыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, « Сәламәт булсаң - бай буласың» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Чараның төп максаты-балаларда һәм яшьләрдә тормышка һәм үз сәламәтлегенә уңай мөнәсәбәт формалаштыру. Укучылар  спорт уеннарында һәм физкультминуткада актив катнаштылар, спорт турында викторина сорауларына җавап бирделәр, чыныгу, витаминнар һәм физик күнегүләрнең файдасы турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат  тупладылар.  Китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды. Чара ахырында  рәсем конкурсы оештырылды.Барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

21 нче октябрь көнне, Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире Зарипова И.Х.,Шәмәрдән лицееның 4А сыйныф укучылары өчен, (сыйныф җитәкчесе Шәрипова Алия Ирек кызы) хәтер көненә багышланган «Киләчәк өчен үткәннәр» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде.

1552 елның 15 октябре, һичшиксез, татар халкы өчен иң фаҗигале көн, бәйсезлеген югалту көне булып тора. Балалар электрон презентация һәм видеоролик ярдәмендә Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә ханбикәнең аянычлы тормышы белән таныштылар. Дәрес барышында китапханәче Казан ханлыгының барлыкка килүе, үсеше, социаль-икътисади процесслары, Сөембикә турындагы легендаларны сөйләде. Чара ахырында балалар Казан ханлыгы тарихы турында сорауларга җавап бирделәр һәм бүләкләр алдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International