ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 19 октябрь көнне, Ике басу Арташ авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Көзге әкият" балалар бакчасы коллективы белән берлектә,"Күбәләк" балалар бакчасында көзге уңыш бәйрәме үткәрделәр. Шундый ук исем астында стенгазета  да чыгарылды. Бәйрәмдә, стенгазета фонында, фотозона булдырдык. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр көз чибәркәенә шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар,соңыннан ата-аналар белән бергә хәрәкәтле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

19
октябрь, 2019 ел
шимбә

19 нчы октябрь көнне 13.00 сәгатьтә бөтен дөнья "Татарча диктант"акциясендә катнашты. Акциянең максаты-татар телендә хатасыз язарга өйрәтү,әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Саба район үзәк китапханәсе дә бу акциядән читтә калмады. Диктант язарга олысы да, кечесе дә бик теләп килде. Диктантны Саба районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Фидәил улы укыды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Җәйге яллардан соң Саба район үзәк китапханәсе уздыра торган “Әдәби кунакханә” үз эшен башлап җибәрде. 15 нче октябрь көнне “Тулпар” ресторанында  күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе,  Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла һәм җырчы, Башкортстанның атказанган ,ТР халык артисты Рөстәм Маликов белән очрашу узды. Очрашуда әдәбият сөючеләр, китапханәчеләр,  “Мишә дулкыннары”, ”Алтын куллар”,  “Сөембикә”, ”Өлкәннәр” клуб берләшмәләренә йөрүче өлкәннәребез катнашты. Җанлы,җылы әңгәмә очрашуда катнашучыларга бик ошады.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

   14 октябрь көнне, Мингәр авыл китапханәсе, «День лермонтовской поэзии в библиотеке» акциясендә катнашты. Башлангыч мәктәп укучылары «Лермонтовские строки» дип исемләнгән кычкырып укуда  катнаштылар. Китапханәче шагыйрьнең  тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар ,  күргәзмәдә урын алган «Парус», «Утес», «Тучи» һәм «Бородино» шигырьләрен укыдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

14 октябрь көнне, Шәмәрдән авыл балалар китапханәсе, «День лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән VII Төбәкара акция кысаларында, Шәмәрдән лицееның 2в сыйныф укучылары өчен, (сыйн. җитәкчесе Байгузина Г.Ю.) «Герой своего времени» дип исемләнгән әдәби укулар үткәрде.

 Китапханәче Зарипова И.Х. укучыларны бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында укучылар шагыйрьнең «Осень», «Парус», «Тучи», «Утес», «Листок», «Весна» кебек шигырьләрен укыдылар. Чара азагында шагыйрьнең гаиләсе, тормыш юлы һәм иҗаты турында электрон презентация күрсәтелде.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

14 октябрь көнне Шекше төп гомуми белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучылары укытучылары белән Шекше китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче балаларга «уку залы», «абонемент», «китап фонды», «китап уку формуляры» ның нәрсә икәнен сөйләде һәм барлык кунакларны авыл китапханәсенең актив укучылары булырга чакырды. Балалар китапханәчене игътибар белән тыңладылар, аннан соң үзләренә ошаган китапны сайлап алып иллюстрацияләр карадылар һәм шигырьләр укыдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

11 нче октябрь көнне, район балалар китапханәсе , “Любознайки” клуб берләшмәсе өчен,  төрле әкият геройларына багышланган  “Әкияти кроссворд”, “Сүзләр төзе” уеннарын оештырдылар. Шулай ук китапханәчеләр, сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан ясалган “Ялкынлы еллар истәлеге” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

14 октябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе, «День лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән VII Төбәкара акция кысаларында, Шәмәрдән лицееның 6б сыйныф укучылары өчен (сыйн. җитәкчесе Владимирова Л. М.) «Смело верь тому, что вечно» дип исемләнгән әдәби укулар үткәрде. Китапханәче Мухаметзянова Л.Д. укучыларны бөек рус шагыйре, прозаик, драматург Михаил Юрьевич Лермонтовның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Чара барышында укучылар шагыйрьнең «Осень», «Парус», «Тучи», «Утес», «Из Гете», «Листок», «Весна», «На севере диком стоит одиноко». кебек шигырьләрен укыдылар. Чара шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатының иң мөһим вакыйгалары турында электрон презентация белән үрелеп барды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Сатыш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, яшүсмерләр өчен, " Тәмәке - сәламәтлек дошманы"дигән темага фикер алышу сәгате уздырдылар. Бу чараның максаты-укучыларның тәмәке тартуы белән көрәшүгә, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән. Чара дөрес туклану турында сөйләшүдән башланды: сәламәтлек өчен нәрсә файдалы, ә нәрсә зарарлы икәне ачыкланды. Балаларда күрергә мөмкин булган барлык зарарлы гадәтләр санап үтелде. Хәтта уен, интернет-бәйлелек һәм сөйләм телендә ямьсез сүзләр куллану турында да искә төшерелде. Тәмәкенең килеп чыгу тарихын искә төшерделәр (1492 елда Христофор Колумб). "Пассив тәмәке тарту» дигән төшенчә турында сөйләштеләр. Балалар тәмәке тартучылар турындагы статистикадан күңелсез фактлар тыңладылар. Чара ахырында сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр һәм әйтемнәр укыдылар.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Сатыш авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре  "Лермонтов иҗаты" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Әлеге чараның максаты-яшь буынны бөек шагыйрьнең әдәби һәм сәнгать мирасына җәлеп итү. Лермонтовның иҗаты турында кыскача гына сөйләү мөмкин түгел , ул унтугызынчы гасыр башындагы күренекле шагыйрьләрнең берсе . Лермонтов 27 ел гына яшәсә дә, шундый кыска вакыт эчендә күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч әсәрләр яза алган. Моннан тыш, Михаил Юрьевич  рәсем дә ясый белгән һәм хәтта күпмедер вакыт драматургия белән дә шөгыльләнгән. Акция барышында китапханәдә Лермонтов шигырьләренең онытылмас юллары яңгырады. Балалар чарада актив катнаштылар һәм бер-берсен зур кызыксыну белән тыңладылар. Шулай ук китап күргәзмәсе дә әзерләнде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International