ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2019 ел
җомга

9 октябрь көнне, Оет авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты,  “Ак калфак”, “Зөбәрҗәт” фольклор коллективына йөрүчеләр белән берлектә, өлкәннәрнең ялын оештыру максатыннан,«Бер яшьлектә, бер картлыкта» исемле тематик кичә үткәрделәр. Чара барышында өлкәннәребез яшь вакытта җырлаган җырларын җырладылар, җырлы – биюле уеннар уйнадылар. Өлкәннәребезнең яшьлек елларын искә төшереп, хәтирәләрен яңарту максатыннан, ретро күргәзмә оештырылды. Өлкәннәребез рәхәтләнеп ял иттеләр һәм бәйрәмнән күтәренке рухта таралыштылар.
 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Өлкәннәр декадасы уңаеннан, Иләбәр авыл китапханәсе һәм клубы хезмәткәрләре, “Ак калфак” клуб берләшмәсе членнары белән берлектә, “Күңелле стартлар” уенын оештырдылар.Катнашучылар ике командага бүленеп җитезлектә көч сынаштылар.Хәрәкәтле уеннарны үз эченә алган ярышта  дуслык җиңде.Чара үләннәрдән әзерләнгән витаминлы чәй эчү белән тәмамланды.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

1 – 10 октябрь көннәре Өлкәннәр декадасы дип атала. Шул уңайдан 10 октябрь көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен “Әбиемә кунакка - тәмле коймак ашарга” дип аталган тематик күңел ачу программасы үткәрде.

Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга кирәклеге турында белделәр, кадерле өлкәннәребезне котлап зур открытка ясадылар.

Әби-бабайларыбыз турында күп кенә әкиятләрдә дә искә алына. Шундый әкиятләрнең берсе -“Шалкан” әкияте- балаларны өлкәннәргә ярдәм итәргә өйрәтә. Чараның икенче өлешендә, театр елы уңаеннан, балалар әлеге әкият-тамашаны уйнап күрсәттеләр.  Шулай ук, чара вакытында мультфильмнар күрсәтелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

10 октябрь көнне Саба район китапханәсе каршында эшләп килүче “Сөембикә” клубы хатын-кызлары өчен “Бакчачылык серләре” дип исемләнгән экологик сәгать үтте, китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Очрашуга ветеран укытучы, бакчачы Мөхәммәдиева Розалия Әвхәди кызы чакырылган иде. Ул чәчәкләр, бакча агачлары үстерү, тәрбияләү серләре белән уртаклашты,хәзер эшләнәсе көзге эшләр турында сөйләде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

8 октябрь көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә Халыкара хайваннар көне уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Китапханәче балаларга кече туганнарыбызга карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге,әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеге-хайваннарның яшәү урыннары турында сөйләде. Балаларны "Барысы да хайваннар турында", "Тере табигать", "Бөҗәкләр" һ.б. дип аталган энциклопедик басмалар кызыксындырды. Китапханәче балаларга хайваннар турында сораулар бирде,ә балалар ул сорауларга җавап буларак үз йортларында яшәүче хайваннары  турында җентекләп сөйләделәр.

 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Китапханәләрдә Өлкәннәр декадасы дәвам итә , һәм ул өлкән яшьтәге гражданнарга игътибар һәм кайгыртуга юнәлтелгән чараларга бай булды. Өлкәннәр көне яшьләргә кешелек мөнәсәбәтләре, тугрылык, бурыч, җаваплылык һәм үз-үзеңне корбан итү кыйммәтләре турында искәртергә тиеш. Өлкәннәр турында кайгырту безнең йөрәкләрдә мәхәббәт, рәхмәт, мәрхәмәт һәм ихласлык хисләре тәрбияли. Без өлкәннәрне хөрмәт иткән җәмгыятьнең генә киләчәге барлыгын онытмаска тиеш.Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Олы Нырты авыл китапханәсе, мәдәният йорты, "Китап сөючеләр" клубы әгъзалары белән берлектә Галимовлар гаиләсендә кунакта булдылар . Хезмәткәрләр Галимовлар гаиләсен Өлкәннәр көне белән котладылар , аларга нык сәламәтлек , озын гомер теләделәр , шулай ук өй эшләрендә   ярдәм иттеләр .

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

8 октябрь көнне, Шәмәрдән балалар китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен, Бөтендөнья хайваннар көненә багышланган «Җәнлекләрне беләсеңме?» дип аталган танып-белү уены үткәрделәр. Балалар китапханәченең Кызыл китапка кертелгән сирәк калган һәм юкка чыгып баручы җәнлекләр, кыргый һәм йорт хайваннары турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, хайваннар турында әкиятләрне искә төшерделәр. Анан соң балалар уеннарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар. Бу чарада  хайваннар дөньясы турында сөйләүче кызыклы һәм якты китаплар тәкъдим ителде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

9 октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара почта көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе, «Дуслык» клубы хатын-кызлары  белән «Почта тартмасында бер дөнья» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче Мөхәммәтҗанова Л.Д. Россия почтасының тарихы, хат ташучылар, хатлар һәм посылка тапшыру ысуллары турында сөйләде. Шулай ук ул клуб әгъзаларын вакытлы матбугат яңалыклары белән таныштырды һәм төрле журналларга язылу турында мәгълүмат бирде. Клуб хатын-кызлары үзләренең хатын-кызлар журналлары турындагы киңәшләре белән уртаклаштылар. Чара барышында шулай ук «Россиядә почта эше тарихы» дигән электрон презентация күрсәтелде.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Гаилә белән уку-күркәм традиция, аның нәтиҗәлелеге әти-әниләргә бәйле,чөнки балалар нәкъ менә бездән үрнәк ала. Китаплар балаларыбызның рухи дөньясын баеталар, төрле яктан үсешне тәэмин итәләр.
8 октябрь көнне, Олы Нырты авыл китапханәсе Урта Нырты авыл клубы ( күчмә китапханә) белән берлектә,  "Бөтен гаилә белән укыйбыз" дип исемләнгән әңгәмә -сөйләшү  үткәрде. Чарага тулы составта  китапханәгә язылган гаиләләр чакырылган иде . Китапханәче ата-аналарны балаларны тәрбияләү, үстерү һәм сәламәтлекләрен ныгыту турында язылган китаплар һәм журналлар белән таныштырды, гаилә белән уку өчен  китаплар тәкъдим итте. Очрашу барышында ата-аналар балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар, ә балалар бик теләп аралаштылар, үзләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. 

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2019 ел
җомга

4 октябрь көнне, район китапханәсенең уку залында, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының утырышы узды.Чара  китапханәче Мостафина Г. ның котлау сүзләре белән башланып китте.  Очрашуга чакырылган төп кунак, якташ язучы, 2 китап авторы - Гөлсем Имамиева үзенең яңа нәшер ителгән “Кабатланган язмышлар” китабы белән таныштырды. Бу китапта кеше һәм җәмгыять, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, егет белән кыз мәхәббәтләре ачык тасвирлана.

Тэги: Саба район үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International