25 сентябрь көнне, Явлашау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Явлаштау төп мәктәбендә, "Татарстанның мәдәни дөньясы" дип исемләнгән мәдәни дәрес уздырдылар.Чара барышында балалар республикабызның мәдәни урыннары турында мәгълүмат алдылар, әкият- тамаша карадылар, ТАССРның 100 еллыгына багышланган башваткыч чиштеләр. Соңыннан Мәдәни көндәлекләр өләшенде.
Татар язучысы Шамил Рәкыйповның тууына 90 ел тулу уңаеннан, 25 сентябрь көнне, Шекше авыл китапханәсендә, “Шамил Рәкыйповның тормыш юлы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар язучының биографиясе белән таныштылар, аның китапларын карадылар һәм стенгазета ясадылар. Шамил Рәкыйпов күп кенә документаль китапларның: “Син каян, Жан?”(1969), “Хәтер” романы(1985), “Йолдызлы төн” роман-дилогиясе (1989) һ. б. авторы. Автор язган әсәрләрнең геройлары Бөек Ватан сугышы елларында искиткеч батырлыклар кылган һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган чын кешеләр.Бу аны башка авторлардан аерып торучы үзенчәлек.
Бүген, 24 сентябрь көнне, Иске Икшермә авыл китапханәсендә, Ак Калфак мәнфәгатьләр клубы белән берлектә "Калфак бизибез"дип исемләнгән кул эшләре кичәсе үткәрелде. Кул эше-кул хезмәтенең мавыктыргыч төре, ул шатлык китерә, буш вакытны тутыра, гүзәллек дөньясына кертә. Чигү ял вакытын тагын да кызыклырак итә, ә кулдан ясалган эшләнмәләр горурлык билгесе булып тора. Һәркем башкаларга күрсәтер өчен мөмкин кадәр яхшырак эшләргә тырышты.
26 сентябрь көнне, Олы Нырты авыл китапханәчесе Әхмәтшина Л.Б. « Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Хаҗиева Айгөл М. белән берлектә, балалар өчен ,эшче һөнәрләр елы һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре көне уңаеннан, әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәдә балалар үзләре дә чыгыш ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар . Чараны, балаларда татар милли киеменә кызыксыну тәрбияләү максатында, " Әбиемнең күңел сандыгы" туган якны өйрәнү сәгате белән дәвам иттеләр. Балалар зур кызыксыну белән баш киемен карадылар, түбәтәй һәм хатын-кыз калфагын дөрес кияргә өйрәнделәр. Китапханәче Н.Сергеевның « Тылсымлы бизәк" китабыннан татар халкынын бизәкләрен күрсәтте, балаларга татар халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Чараны "Гөлбану" , "Капкалы"," Биш парлы"кебек милли уеннар белән төгәлләделәр.
26 сентябрь көнне, Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы булды. Бөтендөнья татар конгрессы Томск шәһәрендә Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең татар бистәләрен өйрәнүгә багышланган форумын уздырды. Анда безнең районның Юлбат авылында яшәүче мәгариф ветераны Ильдар Фәтхулла улы Сафин катнашып, “Шәһәр тибындагы Саба бистәсе: үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары” дигән темага чыгыш ясады. Ул бу тема белән презентация ярдәмендә өлкәннәр алдында да чыгыш ясады, аларның сорауларына җаваплар бирде.
Очрашуның икенче өлешендә, өлкәннәр, “27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне” дип исемләнгән, Татарстанның күренекле урыннары турындагы китаплардан торган күргәзмә белән таныштылар.
25 сентябрь көнне, Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, “Ромашка ”балалар бакчасында “Балалар өчен журналлар” дигән темага библиографик дәрес үткәрделәр. Максаты: балаларны китапханәдәге журналлар белән таныштыру. “Балалар журналлары иле буйлап сәяхәт” күргәзмәсе оештырылды,аңа күзәтү ясалды. Кече яшьтәгеге мәктәп балалары “Маша и Медведь”, “Принцесса”, “Саша и Маша” “Салават күпере” ,”Непоседа”,”Свирелька”журналлары белән,шулай ук кызыклы табышмаклар, , лабиринтлар, башваткычлар, әкиятләр белән таныштылар.
24 сентябрь көнне, Тимершык авыл китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, "Җирдә тынычлык булсын"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты-балаларда һәм яшүсмерләрдә экстремизм күренешләренә карата ризасызлык тәрбияләү, гражданлык бердәмлеген ныгыту һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү. Әлеге чара барышында балалар «терроризм», «экстремизм» төшенчәләре, игелек һәм толерантлык турында белделәр.
Көз - күп кешенең яраткан ел фасылларының берсе. Шагыйрьләр көзнең матурлыгына үз шигырьләрен, рәссамнар – рәсемнәрен багышлыйлар. Көзне зурлыйлар, көзне көтәләр. 24 сентябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Көздә кунакта»дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр. Ул мәдәният йортында түгел, ә табигать кочагында – көзге агачлар һәм куаклар арасында үтте. Китапханәче Әүхәдиева Г.Т. балаларны халык календаре, көз турындагы халык сынамышлары белән таныштырды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар. Барыбызга да бик күңелле булды, вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Бу чарадан балалар канәгать калдылар.
24нче сентябрь көнне, Сатыш авылы китапханәсендә, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, “Төрле һөнәр ияләре” дип исемләнгән викторина булып узды. Дөрес итеп һөнәр сайлый белсәң генә тормышта зур уңышларга ирешеп була. Һөнәр-билгеле бер әзерлек таләп итә торган һәм яшәү чыганагы булып торучы хезмәт эшчәнлеге, шөгыльләр төре. Эштәге уңыш һәм карьера үсеше дөрес итеп һөнәр сайлаудан тора. Чара барышында укучылар үзләренең көчләрен сынадылар,җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр, төрле һөнәр ияләре булып карадылар.Ике команданың да катнашучылары бик актив булдылар, сынатмадылар. Шулай ук алар киләчәктә нинди һөнәр иясе булырга теләүләре турында фикер алыштылар. Эшче һөнәрчеләр елы уңаеннан күргәзмә дә оештырылды.
24 сентябрь көнне, Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсендә, «Дуслык» клубының «Көзге бүләкләр» дигән темага җәйге каникуллардан соң беренче утырышы узды. Китапханәче Садыйкова Г.Х. "Көзге бүләкләр" күргәзмә-экспозициясе оештырды һәм бакчачы китапларына күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә хатын-кызларыбызның бакчасыннан җыелган яшелчә һәм чәчәк бәйләмнәре тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар клуб әгъзасы белән берлектә клубның эш планы турында фикер алыштылар,аның тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен тыңладылар, ә соңыннан алар үзләренең кышка әзерләнү рецептлары белән уртаклаштылар. Алар безнең белән кабат күрешүгә бик шат иделәр.