«Тургай» приютында «Тылсымлы пумала» түгәрәге эшли. Түгәрәктә балалар яңа традицион булмаган рәсем ясау техникасы - граттаж белән таныштылар. Балаларга мондый техника белән ясау м бик ошады . Рәсемнәр бик матур килеп чыкты.
Без балалар белән Казан шәһәренә, Татарстанның “Табигать тарихы” музеена экскурсиягә бардык. Татарстанның “Табигать тарихы музее”-Идел буенда бердәнбер музей һәм фәнни-белем бирү үзәге. Анда планетабызның геологик тарихы турында тулы мәгълүмат бирелгән. Татарстанның “Табигать тарихы музеенда интерактив "сынамышлар да бик күп. Балалар экскурсиядән бик канәгать калдылар.
31 июльдә без "Туган як көне"н билгеләп үттек. Балалар белән шул темага әңгәмә үткәрелде, аны ничек сакларга кирәклеге өйрәнелде. Соныннан балалар приют территориясен җыештырырга киттеләр. Бик тырышып Чушкин Тимофей эшләде! Калган балалар аннан үрнәк алдылар. Аннан соң приютның туган якны өйрәнү музеена юл тоттык. Биредә балалар борынгы эш коралларын карадылар.
Узган атнада безне Казан шәһәренә тылсымлы бәйрәмгә чакырдылар. Бәйрәм чыннан да бик тылсымлы булды, чөнки ул уеннар, тылсымлы фантазияләр һәм шаяннар белән тулы иде. Балалар хәйрия концерты карадылар. Бәйрәмгә шулай ук аниматорлар да чакырылган иде, алар балалар өчен чын сабын куыгы тамашасы оештырдылар. Бу тамашада балалар үзләре дә актив катнашты. Бәйрәм әкияти килеп чыкты. Әзерләнгән күңел ачу-уен программасы балаларның кәефен күтәрде. Балалар өчен бу могҗизалы бәйрәм оештырганнары өчен мәрхәмәтле кешеләргә бик зур рәхмәт.
Җәйге каникуллар-балаларның иң котеп алган вакыты. Җәйге көн-күңелле уеннар, яңа ачышлар, җиңүләр, белән уза. "Тургай" приютында "Әкият көне"дип исемләнгән уен программасы уздырылды. Максат: балаларның ялын оештыру, әдәбиятка кызыксыну уяту. Балалар әкият тыңладылар һәм аны сурәтләргә кирәк булган төп геройны билгеләделәр. Кичэ бик кызыклы үтте.
10 июль көнне без приютта тәрбияләнүчеләр белән Казан зоопаркына мавыктыргыч сәяхәткә киттек. Экскурсия вакытында балалар төрле илләрнең кыргый фауна ияләре белән якыннан танышып кына калмыйча, хайваннар тормышы турында күп кенә яңа һәм кызыклы информациялэр белә алдылар. Экскурсия балаларга бик ошады.
11 июньдә приютта "Сәламәтлек көне" булу сәбәпле, без урманга экскурсия оештырдык. Экскурсиянең максаты: табигать белән аралашу,балаларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләү. Экскурсия барабызгада бик ошады.