ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

«Жемчужина» санаторие заманча дәвалау-сәламәтләндерү комплексы булып тора. Ул сәламәтлек саклау өлкәсендә иң алдынгы технологияләрне үз эченә алды.  «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр 23 июньнән 16 июльгә кадәр «Жемчужина»шифаханәсендә ял иттеләр.

 


saby.tatarstan.ru

12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

"Тургай" приютында тәрбияләнүче балалар эшчеләрне Гаилә көне белән котлап үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырдылар. Хезмәткәрләр балаларның  открыткаларын күреп бик шатландылар. Бүләкләрне бик сөенеп кабул итеп алдылар.


saby.tatarstan.ru

5
июль, 2021 ел
дүшәмбе

 Фән һәм технологияләр елы кысаларында, безнең приютта тәрбияләнүчеләр өчен «Россиядә фән казанышлары» дип исемләнгән кызыклы чара үткәрелде. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, атаклы Россия галимнәре: М.Ломоносов, И.Павлов, Д. Менделеев, А. Попов, Архимед, Н. Коперник, И. Курчатов, С. Королева һ. б. турында белделәр.

Чара ахырында «Барысын да белергә телим» дигән интеллектуаль-танып-белү уены үткәрелде. Балалар барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.


saby.tatarstan.ru

28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Тургай" приютында июнь аенда туган көнен билгеләп үтүче балаларга багышланган "Туган көн көне, күңелле сәгать" дип аталган ял кичәсе булыр узды. Дүрт туган көн иясе булды: Владислав Баландин, Мария Кряжова, София Кряжова, Виталий Шишов. Бәйрәм котлау һәм бүләкләр белән башланды, кызыклы уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте. Бәйрәмнән барлык балалар да яхшы күтәренке кәеф кенә алдылар.


saby.tatarstan.ru

21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген балалар белән сиптереп буяу ысулын өйрәндек. Моның өчен матур ясый белү дә кирәкми икән. Рәсемнәребез үзенчә матур, зәвыклы һәм тылсымлы килеп чыкты.


saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

12 июнь-иң яшь, әмма иң тантаналы милли бәйрәмебез - Рәсәй көне. Бу бөтен рус халкы өчен үзенчәлекле дата, Россия Федерациясе өчен горурлык көне. 
Безнең "Тургай" приютында да әлеге истәлекле датага багышланган чаралар узды. Балалар радиоузел буенча котлау программасы белән чыгыш ясадылар, җырлар җырладылар, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар һәм асфальтта бәйрәм уңаеннан ясалган рәсемнәре белән сөендерделәр


saby.tatarstan.ru

31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген аппликация буенча дәрестә балалар үз куллары белән "Язгы венок"ясадылар. 2 яшьлек  балалар кәгазь һәм табигый материаллар белән иҗади эшләргә сәләтле. Тематик аппликацияләр һәм эшләнмәләр мәктәпкәчә яшьтәге балаларда ел фасылының үзгәрүе, табигатьнең уянуы турында күзаллаулар формалаштыралар. «Язгы венок» бик матур килеп чыкты.


saby.tatarstan.ru

24
май, 2021 ел
дүшәмбе

Футбол уены дөньяда иң популяр уен,ул һәръяклап физик үсешкә юнәлдерелгән һәм тормышта кирәкле күп кенә хәрәкәтчән һәм әхлакый-ихтыярый сыйфатларны камилләштерүгә ярдәм итә.Приютта тэрбиялэнуче балалар футбол уйнадылар. Максат: кыюлык, җитезлек һәм командада эшли белү тәрбияләү.Футбол уены балаларга бик ошый.


saby.tatarstan.ru

17
май, 2021 ел
дүшәмбе

15 май көнне Халыкара гаилә көнен бәйрәм итү кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр белән "Бөек могҗиза - гаилә" дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде".

Концерт балаларда үз гаиләңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Балалар гаилә турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Һәр бала үз гаиләсенә карата үз хисләрен, хис-тойгыларын аңлый һәм белдерә алды.


saby.tatarstan.ru

10
май, 2021 ел
дүшәмбе

Җиңү көне-илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаучылар өчен горурлык символы, халкыбызның тәвәккәллеге һәм ихтыяры символы, Россиянең абруе символы.

Бүген безнең тәрбияләнүчеләр тәрбияче Сәетова Г. б.белән бергә тыл ветераны Хадия апа өенә бардылар, Җиңү көне белән котладылар.

Кадерле ветераннар, сезнең алда баш иябез! Һәр яңа буын Сезгә рәхмәт  эйтэ һәм чиксез хөрмәт белән баш ия.

 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International