Бүген приютта тәрбияләнүчеләр белән бәйрәм кичәсе үткәрелде."Туган телем - минем байлыгым" - Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан. Балалар шагыйрьнең "Су Анасы", "Кызыклы Шәкерт" һәм "Шүрәле"әкиятләре буенча театр миниатюралары әзерләделәр. Максаты: балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру. Габдулла Тукай әсәрләренә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү. Габдулла Тукай әсәрләре аша балаларда өлкәннәргә карата яхшы хисләр формалаштыру, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну уяту.
Соңыннан балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, анда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.
2021 елның 9 маенда Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәчәкбез.
Бүгенге көндә ул ерак вакыйгаларда катнашучыларның саны кими бара. Без аларның батырлыкларын, Бөек Җиңү хакына батырлыкларын һәм хезмәтләрен хәтерлибез һәм хөрмәтлибез!
22 апрель көнне, безнең приютта «Без хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез»дигән рәсем конкурсы булды. Конкурста мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Бәйге Бөек Ватан сугышы геройларының батырлыгын дәвам итү, ә шул куркыныч еллар турындагы хәтер киләчәк буыннарны кисәтеп саклансын өчен инициатива белән оештырылды.
Апрель айында «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Космонавтика көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Тәрбиячеләр "Андыйларны космонавтларга алмыйлар" дигән темага интеллектуаль уен һәм конкурс үткәрделәр. Балалар җитезлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар.
" Тургай" приютында "Кошлар сөйләве" темасына КВН үткәрелде. Уенда ике команда катнашты: "Карлыгачлар" һәм "Сандугачлар". Балалар төрле биремнәр эшләп, үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.»Карлыгачлар» командасы җиңде.
«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр "Саба"йөзү бассейнында булдылар. Спортның һәр төре билгеле бер рәвештә кешенең төрле органнарына һәм системаларына тәэсир итә.Йөгерүдән дә, шахматтан да файда бар. Йөзү-спортның үзенчәлекле төре,чөнки ул кешенең барлык системаларын да диярлек ныгыта,мускул тукымасын үстерә, калорияләрне яндыра, ял итәргә һәм матур фигурага ия булырга ярдәм итә.
Масленица борынгы рус халык бәйрәме булып санала. Асылда, бу кыш белән саубуллашу һәм гүзәл-язны тантаналы каршылау.
Приютта тәрбияләнүчеләр Масленица бәйрәмендә катнаштылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Рус халык көйләре, җырлар, такмаклар яңгырады. Бәйрәмнең кульминациясе булып салам карачкы яндыру тора. Балалар "Чаналарда эстафета", "Кем тизрәк", "Төз атучы" һ.б. конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар, коймак белән чәй эчтеләр. Чара бик күңелле узды.
Урамда әле кар ята, ә календарьда яз инде! Бу елның матур фасылын хатын-кызлар бәйрәме ачып җибәрә. 8 Март - балалар бик ярата һәм көтеп ала торган бәйрәм. Бәйрәм башланыр алдыннан без балалар белән музыкаль залыбызны бизәдек. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләр һәм әбиләр турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм үзара ярыштылар. Бәйрәм, һичшиксез, безнең тәрбияләнүчеләребез тормышына шатлык, җылылык һәм бәхет атмосферасы алып килде. Бәйрәм ахырында барлык кызлар да бүләкләр һәм татлы призлар алдылар.
Тышкы кыяфәт шәхеснең характерын, асылын һәм эчке дөньясын чагылдыра. "Йорт-җир торышы" программасын тормышка ашыру кысаларында тәрбияче Давлиева Венера тәрбияләнүчеләр белән "Кием гигиенасы"дигән темага әңгәмә үткәрде. Әңгәмәнең максаты: балаларда кием-салым, аяк киеме гигиенасы кагыйдәләрен формалаштыру һәм үз әйберләренә сакчыл караш тәрбияләү. Әңгәмә барышында балалар кием-салым һәм аяк киемен карап тоту турында яхшы киңәшләр алдылар, шәхси гигиена кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр.
Әңгәмә вакытында сөйләшкән барлык кагыйдәләрне һәм киңәшләрне балалар киләчәктә дә кулланырлар дип ышанабыз.
«Яшь столяр» түгәрәгендә, хезмәт буенча инструктор А.И. Биккинин җитәкчелегендә, тәрбияләнүчеләр 2 атна эчендә «Кошлар өчен җимлек» проект эшен планлаштырдылар һәм булдырдылар. Һәркем гомуми продукт - кошлар өчен җимлекләр ясауга үз хезмәтенең бер өлешен кертте, бу тәрбияләнүчеләр арасында аралашуны, хезмәттәшлек һәм үзара ярдәмне билгеләде. 11.02.21 елда тәрбияләнүчеләр кошлар өчен җимлекләр ясадылар һәм үз эшләрен якладылар. Барысы да үз эшчәнлекләреннән канәгать булдылар.
Тәрәзә төбендә бакча үстерү -күңел ачу да, белем алу дә, файдалы эш тә. Йөз тапкыр аңлатканчы, бер тапкыр орлык утыртырга һәм аларның үсешен үз күзләрең белән күзәтергә кирәк.
Беренче кечкенә яшел үсемлек барлыкка килүгә күпме шатлык булачак!
Бүген бездә "Гарденотерапия" программасы буенча гамәли дәресләр башланды.
Дәреснең максаты: балаларда бүлмә шартларында суган үстерүгә кызыксыну уяту, аның файдасы турында белү, тәҗрибә үткәрү этаплары белән кызыксындыру.