ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген, әйләнә-тирә дөнья дәресендә "Кышлаучы кошлар" дигән темага чара уздырылды.

Тәрбияче һәм балалар безнең районда яшәүче кышлаучы кошлар турындагы күзаллауны тирәнәйттеләр. Дәрестә кышлаучы кошлар турында сөйләшү, табышмаклар чишү һәм "Чыпчыклар ашату" темасына әзер фигуралардан гади сюжет композицияләре төзү оештырылды.


saby.tatarstan.ru

25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар өчен музыкаль уеннар уздырыла. Музыка балаларның  фикеренә уңай йогынты ясый. Балалар зур сизгерлеккә ия, шуңа күрә өлкәннәр белән чагыштырганда, музыканы нәтиҗәлерәк кабул итәргә сәләтле.  Ә балалар өчен музыкаль уеннар шул рәвешле бай көйләр дөньясына күпер булып тора.

 


saby.tatarstan.ru

18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр тренажер залында шөгыльләнә. Даими физик дәресләр аларның сәламәтлеген яхшырта, фикер йөртергә һәм яхшы сыйфатларны үстерергә булыша. Балаларга тренажер залында шөгыльләнү бик ошый.


saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

   2020 елның апрелендә «Тургай» приюты ремонтка ябылган иде. Ниһаять, озакка сузылган ремонт төгәлләнде. Ике катлы, заман таләпләренә туры килгән бик матур бина төзеделәр. Республика, районыбыз Җитәкчеләренә барысы өчен дә  зур рәхмәтебезне җиткерәбез!


saby.tatarstan.ru

13
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Язын җылы илләрдән кошлар кайта. Алар турында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нәрсә сөйләргә? "Күчмә кошлар" презентациясе балаларны сыерчык оялары һәм башка кошлар белән таныштырырга ярдәм итәчәк .Тәрбияләнүчеләр күчмә кошларны рәсемгә төшерделәр.Тәрбиячеләр кошлар турында шигырьләр сөйләделәр


saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Коронавируска каршы көрәш кысаларында «Тургай» приютында яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча чаралар күрелә. Балалар белән инфекцияләрдән индивидуаль саклану турында әңгәмә үткәрелде. Балалар коронавирусның нәрсә икәнлеген һәм аның каян барлыкка килүен, шулай ук коронавирус китереп чыгарган авыруның нинди симптомнары, коронавирусның ничек бирелүен, бу инфекция белән зарарлану куркынычын ничек киметергә кирәклеген белделәр. Иң мөһиме, үз-үзеңне саклау өчен нәрсә эшләргә булла. Соңыннан кул астындагы материаллардан битлек ясау буенча мастер - класс булды.


saby.tatarstan.ru

30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Март аенда "Яшүсмернең медиамәдәниятен формалаштыру", "Мәгълүмати навигатор" социаль технологияләрен гамәлгә ашыру кысаларында "Мәгълүмат дөньясында кеше" дәресе үткәрелде. Дәрес барышында балалар башта " Нәрсә ул аралашу?", "Мәгълүмат чыганаклары?" дигән сорауларга җавап эзләделәр.  Аннан соң "Бозылган телефон" уенында катнаштылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.


saby.tatarstan.ru

23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген безнең " Тургай"  приютында  "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Шул рәвешле без балаларны халыкның гореф-гадәтләре белән таныштырабыз, аларга хөрмәт һәм табигатькә мәхәббәт тәрбиялибез. Программаның күңел ачу өлешенә заманча авторларның җырлары һәм әсәрләре, балалар өчен кызыклы уеннар кертелгән иде. Әмма иң кызыклы мизгел - Нәүрүзбикәне урлаган Шүрәле белән Убырлы Карчыкның чыгышы булды. Ләкин балалар куркып калмадылар, барлык биремнәрне үтәделәр һәм Нәүрүзбикәне коткардылар. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды. Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләр кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар. Бәйрәм барыбызга да бик ошады.


saby.tatarstan.ru

16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Ноябрь аенда Һиндстанның "Сита" мәдәни-милли үзәге һәм Мәскәү Хөкүмәте "Дөнья мәдәнияте (culture of peace)"дип аталган халыкара рәсем конкурсы һәм эссе турында игълан итте. Рәсем яки эссе җибәрергә була иде. Безнең приюттан Галиева Рушания (13-16 яшь) катнашты. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган эссе язды .

Ниһаять, нәтиҗә килде. Рушания II урынга лаек булды. Котлыйбыз, афәрин! http://sitarussia.ru/competition/ сайтында конкурс нәтиҗәләрен күрергә, Рушаниянең һәм башка катнашучыларның эсселарын укырга мөмкин.Рушаниянең җитәкчесе тәрбияче Сибгатуллина Айсылу Мөбәрәкҗан кызы.


saby.tatarstan.ru

10
март, 2020 ел
сишәмбе

Урамда әле кар ята, ә календарьда яз инде! Бу елның матур фасылы хатын-кызлар бәйрәмен ачып җибәрә. 8 Март-балалар яраткан әниләрен, әбиләрен, сеңелләрен котларга ярата һәм көтеп ала торган бәйрәм.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан безнең "Тургай" приютында да матур бәйрәм оештырдык һәм яраткан әниләребезне, әбиләребезне кунакка чакырдык.  Әниләр, әбиләр һәм балалар катнашында шаян конкурслар һәм ярышлар күңелле үтте. Соңыннан балалар әниләргә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм приют тормышына язгы шатлык һәм бәхет атмосферасын алып килде.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International