6 май көнне "Сабантуй" комплексында Җирле үзидарә көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Әлеге чара кысаларында тәбрикләү тантанасы оештырылды. Финанс - бюджет палатасы белгече Диләрә Миникаевага нәтиҗәле эшчәнлеге өчен "Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хаты тапшырылды.
Финанс – бюджет палатасы ихлас күңелдән һәрбарчагызны Бөек Җиңү көне белән тәбрик итә. Җиңү бәйрәме ул – халкыбызның батырлыгы һәм дан көне, ул барыбызның уртак бәйрәме. Илебез быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән изге һәм кадерле. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле бәйрәмнән ерагайта барса да, Бөек Җиңүнең әһәмияте кимеми, киресенчә, арта гына. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга сигез дистәдән артык вакыт үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Без чын йөрәктән һәркемгә сәламәтлек, гаиләләргә бәхет телибез. Еллар тыныч, илләр имин булса иде. Бөтен дөньяда тынычлык урнашып, күк йөзебез һәрчак аяз булсын!
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Мин тормышны яратам” шигырь бәйгесендә катнашу өчен Финанс – бюджет палатасы ике видеоролик тәкъдим итте. Катнашучылар, әлбәттә, оешмабызның сәләтле егет – кызлары. Беренче видеоязма, шагыйрьнең төрле елларда язылган лирик шигырьләрен үз эченә алса, икенче язма Тукай әсәрләрендәге әкият геройлары катнашында ясалды. Күмәк эшнең нәтиҗәсе дә күңелле. Әлеге видеоязмалар жюри тарафыннан уңай бәяләнеп, нәтиҗәдә, “Иң бердәм һәм тату коллектив” номинациясендә җиңү яулады. Язмада Тукай образында “Милли моңнар” шигыре белән чыгыш ясаган Инзил Мостафин исә “Нәфис сүз остасы” номинациясендә җиңүче буларак бүләкләнде.
5 май көнне Габдулла Тукайга 140, Муса Җәлилгә 120 ел тулу уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан “Сабантуй” спорт – мәдәни комплексында квиз – уен оештырылды. Уенда катнашу өчен 10 команда чакырылган иде. Әлеге мавыктыргыч чарада Финанс – бюджет палатасының да “Ялт–йолт” командасы катнашты. Ни өчен Ялт – йолт дигәндә, беренчедән, Габдулла Тукайның күпчелек сатирик әсәрләре “Ялт – йолт” журналында басылып килсә, икенчедән, финансист хезмәте, бухгалтер һөнәре нәкъ менә шундый төгәл сыйфатларга ия һәм һәр эш оператив, ягъни ялт- йолт итеп башкарылып килә.
Квиз берничә раундтан торып, һәр раундта ике шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы буенча кызыклы сораулар яңгырады. Сорауларга бирелгән җаваплардан йомгак ясалып, нәтиҗәдә, Финанс – бюджет палатасы командасы лаеклы 1 урынга ия булды. Афәрин!
2 майда узган Казан марафонында елдагыча Финанс-бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты. Һәм 10 километрлык дистанцияне җиңеллек белән узып, үзенә көн буена җитәрлек позитив энергия җыйды.
Бүген Саба гимназиясенең 9 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар, финанс өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәтләре һәм бухгалтер профессиясе белән якыннанрак таныштылар. Бюджет ничек туплана, нинди өлкәләргә бүленә, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның һәр бүлеге нинди эшчәнлек алып бара, нинди программалар нигезендә эш башкарыла – боларның барысы турында да укучылар белгечләрдән, бухгалтерлардан белә алдылар.
19 апрель көнне Апаста Бөек Җиңү көненә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Әлеге ярышларда 50 яшьтән югарылар арасында 6 команда катнашты: Апас, Питрәч, Арча, Кукмара, Саба, Балтач.
2026 елның 13 апрелендә Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы утте.Җыелышта Саба муниципаль районының 2025елгы бюджеты үтәлеше каралды. Докладны Финанс бюджет палатасы председателе Ш. А.Сунгатов укыды.
Үзәкләштерелгән бухгалтерияның баш бухгалтеры Алсу Мингараева “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы” темасы буенча квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде, кызыксындырган сорауларга җаваплар алынды. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
«Оникс» белем бирү үзәгендә профориентация сәгатенә 10 сыйныф укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Назлыгөлнең әнисе, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуруллина чакырылды. Ул балаларны Финанс – бюджет палатасының, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның, үзе хезмәт куйган бүлекнең төп эшчәнлеге белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.