Бу көннәрдә 2025 елның беренче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу башланды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, җитәкчеләре Ш.Ә.Сөнгатов белән берлектә, ел да "Саба таңнары" - район газетасына теләп язылалар.
Бүген Саба урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән якыннанрак таныштылар. Бюджет ничек туплана, нинди өлкәләргә бүленә, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның һәр бүлеге нинди эшчәнлек алып бара, нинди программалар нигезендә эш башкарыла – болар барысы да укучы кызларда кызыксыну тудырды.
Бу көннәрдә авыл районнарының ир-егетләре командалары арасында “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында Буада мини-лапта буенча ТР чемпионаты узды. Саба җыелма командасы составында Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты. Уенның нәтиҗәләре дә сөенерлек булды, Саба районы командасы 1 урынга лаек булды.
Финанс - бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хезмәт хакларын түләү бүлеге бухгалтерлары Азат Файзутдинов һәм Айсинә Булатоваларның тырыш, намуслы хезмәтләре югары бәяләнде. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов аларга Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Финанс-бюджет палатасында түгәрәк даталарны билгеләп үтү аерым традиция булып бара. Бүген Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Илүзә Габтрахимованы 30 яшьлек бәйрәме белән тәбрикләделәр һәм коллективның иң матур теләкләрен җиткерделәр.
1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада яшь парлар – агымдагы елның август аенда гына гаилә корып яши башлаган Алинә һәм Фаил Мәҗитовлар да катнашты. Яшь парны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Нургалиевич Миннеханов тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды. Ярты гасырны бергә кичкән өлкәннәрдән дә яшьләр адресына ихлас теләкләр, гаилә кыйммәтләрен саклап калырлык, бу хисләрне балаларына, оныкларына, оныкчыкларына күчерерлек киңәшләр дә яңгырады.
Районда узучы традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның юбилейларына багышланган тантана уңаеннан, Финанс–бюджет палатасында эшләп, лаеклы ялга чыккан Лида Малих кызы һәм аның тормыш иптәше Ренат Юсуповларны Алтын туйлары белән тәбрикләп, Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов бүләкләде һәм үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.
Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Фирдәвес Зиатдинова, Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!
Һәр уку елы башында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге бухгалтерлары белән берлектә барлык бюджет оешмаларында тарификацияләр үткәрелә. Барлыгы 79 оешма тарификация үтәргә тиеш, шуларның барысында да бүгенге көндә әлеге эш башкарылды.
Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Сәрия Давлиева һәм бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бюджет системасы һәм процессы» темасына квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге ике көнлек укулар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.