ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Казанда милли ярыммарафон узды. Әлеге спорт чарасында Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да катнашты һәм 10 км.дистанцияны җиңеллек белән узды. 


saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Сабада традицион Кабак бәйрәме узды. Финанс - бюджет палатасы әзерләгән күргәзмәнең эчтәлеге елдагыча оешманың эшчәнлеген чагылдыруга багышланган иде. Шулай ук кайбер экспонатлар, күренешләр бәйрәм кунаклары игътибарына Гаилә елы уңаеннан да тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә, районның оешма/учреждениеләре арасында "Иң матур композиция" номинациясендә Финанс-бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.

 


saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2024 ел
якшәмбе

"Аргамак" картодромында Бөтенроссия йөгереш көне кысаларында "Милләтләр кроссы - 2024" спорт чарасы узды. Әлеге ярышларда Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчелегендә коллективның спорт сөюче егетләре - кызлары да актив катнашты.


saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтериянең баш бухгалтеры Алсу Мингараева  “Бухгалтерлык хисабының нигезләре” программасы буенча белемнәрне күтәрү курсларында укып кайтты. Биш көнлек укулар барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Бюджетны планлаштыру һәм фаразлау нигезләре, бюджет (бухгалтерлык) исәбен норматив – хокукый җайга салу һәм бюджет өлкәсе оешмаларында хисаплылык төзү тәртибе өйрәнелде. Шулай ук  тәкъдим ителгән проект мисалында практик эш тә башкарылды.


saby.tatarstan.ru

16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бу көннәрдә Финанс-бюджет палатасы коллективы үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен – Финансистлар көнен  билгеләп үтте.

Коллективны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләп, җитәкче Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов барчасына сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар теләде, хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәтен белдерде.

Шулай ук бу көнне алдынгы хезмәткәрләр дә билгеләп үтелде. Ленар Файзетдинов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Ассоциациясенең Мактау грамотасы, Алсу Мингараева Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Инзил Мустафин һәм Гүзәл Нуруллина Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Гөлназ Тимершәеховага, Илнар Галиевка, Айсинә Булатовага, Ленар Файзетдиновка Республиканың профсоюз оешмасының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган чыгышлар бәйрәмне тагын да бизәде. Җырлар, биюләр, ачык һавада уеннар белән бизәлгән бәйрәмдә бик күп матур сүзләр, изге теләкләр яңгырады


saby.tatarstan.ru

11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

10 сентябрь көнне Казан шәһәрендә узган "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында Финанс - бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты. Команда 1/4 финалга чыкты.


saby.tatarstan.ru

31
август, 2024 ел
шимбә

Җәйнең гүзәллеге тирә - юньгә ямь биреп торучы чәчәкләрдә. Җәйге матурлыкны сурәтләүче "Чәчәкле Саба -2024" бәйгесенә бу көннәрдә йомгак ясалды. Нәтиҗәдә, Финанс - бюджет палатасы 2 урынга лаек булды.


saby.tatarstan.ru

30
август, 2024 ел
җомга

Республика көне уңаеннан Финанс - бюджет палатасы ихлас котлауларын ирештерә. Бүгенге истәлекле көн республикабыз тарихына битараф булмаган һәркемне берләштерә торган бәйрәм ул. Илебездә тынычлык, һәрбарчагызга сәламәтлек, гаиләләргә муллык, тормышларга бәрәхәт, бөтенлек телибез.


saby.tatarstan.ru

29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун улы Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.


saby.tatarstan.ru

28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Бу көннәрдә Казан дәүләт аграр университетының  Агробиотехпаркында «АгроНТРИ - 2024» Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәре Илгизәр Гатауллинның кызы Гөлфия Гатауллина да бар. Гөлфия әлеге бәйгенең “АгроКосмос” юнәлешендә җиңүче булды. Чын күңелдән тәбрик итәбез.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International