ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Финанс – бюджет палатасы егетләре – кызлары коллегаларын, яшь парларны Алинә  һәм Фаил Мәҗитовларны туй көннәре белән тәбрик итәләр һәм парлы, бәхетле тормыш телиләр.


saby.tatarstan.ru

22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.  

 


saby.tatarstan.ru

12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Узган җомгада Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда актив катнашты. Ярышларның күпләр өчен уңышлар белән тәмамлануы да сөендерә. Айзилә Халикова армспорт буенча ярышта 2 нче, 800 метрга йөгерүдә Эльмира Вәлиева беренче урынга лаек булды. "Шәһәрчекләр" ярышында Гөлдания Шаһиева - 2 урын, шулай ук Илгизәр Гатауллин пневматик винтовкадан атуда 2 урын алды. Пляж волейболында да безнең кызлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Алинә Давытова һәм Илүзә Баһманова уйнаган команда 3 нче урынны алды.


saby.tatarstan.ru

1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы елның яртысы инде артта калды. Димәк, ярты еллык хисаплар да тапшырылды дигән сүз. Июль ае дәвамында үзәкләштерелгән бухгалтериянең хисап бүлегендә, шулай ук финанс булмаган активларны исәпкә алу, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча исәп-хисаплар бүлегендә бухгалтерлар тарафыннан квартал һәм ярты еллык отчетларны вакытында тапшыру буенча кызу эш алып барылды.


saby.tatarstan.ru

31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 1 июленнән бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның хезмәт хакларын түләү бүлегендә эш кайнады.  76 оешманың хезмәткәрләре аванс һәм хезмәт хакларын вакытында  алсыннар өчен бухгалтерлар эшне тиз арада башкардылар.


saby.tatarstan.ru

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Бу көннәрлә инвентаризация Сабаның 3нче номерлы “Шоколад” балалар бакчасында уздырылды.


saby.tatarstan.ru

30
июль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген, 30 июльда Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды. Утырыш эшендә Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов, район Советы депутатлары, муниципаль район Советы, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты әгъзалары катнашты. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А. Сөнгатовның Саба муниципаль районының 2024 ел һәм 2025-2026 елларның район бюджеты турындагы карарына үзгәрешләр кертү турындагы чыгышы тыңланды.

 


saby.tatarstan.ru

29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Июль ае дәвамында ир – егетләр һәм хатын – кызлар командалары арасында барган пляж волейболы уеннарында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Уеннарда оешмадан ике ир – егетләр һәм алты хатын – кызлар командалары катнашты.

 


saby.tatarstan.ru

28
июль, 2024 ел
якшәмбе

Җәйнең матурлыгы төрле төстәге хуш исле чәчәкләрдә. Иртә яздан башлап көзгә кадәр һәр учреждение территориясе чәчәкләргә күмелеп утыра. Финанс-бюджет палатасы территориясе дә, әлбәттә, күз явын алырлык төрле төстәге петуния, бархатцы, сальвия, лилия чәчәкләре белән тирә-якны ямьләп тора.


saby.tatarstan.ru

9
июль, 2024 ел
сишәмбе

Свияжскида узган спорт фестиваленда безнең район командасы да уңышлы катнашты. Йөзү командасы составында безнең хезмәттәшебез - Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева да бар иде. 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International