Егетләр командалары арасында пляж волейболы ярышлары дәвам итә. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә әлеге уеннарда ике командада көч сынашалар. Волейбол уеннары шикелле үк, пляж волейболы да күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин.
Финанс-бюджет палатасы кызлары районда узган "Автоледи - 2024" бәйгесендә катнашып, көчләрен сынап карадылар. Нәтиҗәдә, Эльмира Валеева белән Рузалия Дәүләтшина беренче бишлеккә эләктеләр.
Бүген Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәрович Сөнгатовның 60 яшьлек юбилее. Коллективыбыз белән аны ихлас күңелдән 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.
Шәмсун Әкбәрович – бик эрудицияле, компетентлы җитәкче, безне яңа идеяләргә этәрүче тынгы белмәс җан, кеше күңелен тирәнтен аңлаучы, үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән шәхес. Без аның холкындагы принципиальлек, шул ук вакытта кече күңеллелек, кешелеклелек кебек матур һәм күпләр өчен өлге булырлык сыйфатларга сокланабыз. Үз эшеңнең остасы булу, бер үк вакытта тагын башка өлкәләрдә дә актив тормыш рәвеше алып барып, заман сулышын тоеп дөрес юл белән алга атлау – бу чын талант! Ул 25 ел дәверендә җитәкләгән кораб, безнең “Финансист” корабы барлык киртәләрне узып, киләчәктә дә бары тик дөрес агым белән генә алга йөзсен иде.
Җитәкчебезгә сәламәтлек, гаилә бәхете, Резида ханым белән тигез, озын гомер, балалар һәм оныклар куанычы татып, озак, имин яшәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.
Яшьләр көненә багышланган чарада Финанс – бюджет палатасы егет-кызлары да актив катнаштылар. Аркан тартышу, футбол, ГТО тапшыру, “Городки” номинациясендә призлы урыннар алуга ирештеләр.
Пляж волейболы буенча уеннар башланды. Финанс – бюджет палатасын 5 кызлар командасы тәкъдим итә. Уеннар эмоциональ фонда бара. Кызларыбызга җиңүле уеннар телибез.
КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узган республика семинарында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчесе Инзил Мостафин катнашты. Семинар «Бухгалтерлык хисабындагы яңалыклар» темасына оештырылып, эш барышында 2024 елдагы бухгалтерлык хисабындагы төп үзгәрешләргә күзәтү ясалды, бухгалтерлык хисабын алып баруның төп аспектлары каралды.
Явлаштау авыл җирлеге район Сабантуенда бизәлгән җигүле атлар бәйгесендә катнашты.
Район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы «Катыктан акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Быел анда йөздән артык кеше, төгәлрәк әйткәндә 102 уенчы катнашты. Иң башта уен катыктан акчаны таяк белән эзләүдән башланып китте. Уенның әлеге өлеше, хатын-кызлар һәм ир-егетләр категориясенә бүленмичә бәяләнеп, 1,2,3,4 урын алучылар истәлекле бүләкләргә ия булдылар. Гаилә елы кысаларында быел уенда күмәк рәвештә гаиләләрнең дә катнашуы кертелгән иде. Әлеге өлешендә дә, әлбәттә, җиңүчеләр билгеләнеп, тәбрикләнде. 1 урынга Байлар Сабасыннан Мөхәмәтовлар гаиләсе, 2 урынга шулай ук Байлар Сабасыннан Салиховлар, 3 урынга Сатыштан Мостафиннар гаиләсе лаек булды. Уенның шарты буенча, акча катыктан баш белән чумып алынды. Алга таба уен дәвам итеп, борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән тәмамланды. Җиңүчеләр ике категориягә – ир-егетләр һәм хатын-кызлар категориясенә бүленеп, тәбрикләнде. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысын да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләре көтә иде.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Әнисә Мөбәрәкова коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады
Финанс-бюджет палатасының бүлек башлыгы Гөлнара Заһидуллина 27-31 май көннәрендә муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бухгалтерлык хисабы нигезләре» темасына квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Республикада бухгалтерлык һәм бюджет үтәлеше системалары арасындагы хезмәттәшлекнең функциональ мөмкинлекләре, бюджет хисапларын төзү һәм тапшыру тәртибе өйрәнелде. Бюджет учреждениесендә һәм коммерция оешмаларында бухгалтерлык хисабын алып баруның охшашлыклары һәм принципиаль аермалары, профессиональ бухгалтер этикасы һәм башка бик күп кызыклы темалар каралды, өйрәнелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.