ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2024 ел
чәршәмбе

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә беренчеләрдән булып Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килә башлады, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелә бара.


saby.tatarstan.ru

20
май, 2024 ел
дүшәмбе

Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре эштән соңгы вакытларын да файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Спорт ярышларында, мәдәни чараларда да актив катнашалар. Шушы көннәрдә булып үткән "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында  "Сабалетто" КВН командасы составында Финанс-бюджет палатасы белгече Рамиль Шакиров та катнашты. Актив, позитив яшьләрне туплаган Саба командасы "Әйдә ШаяРТ" татар КВН лигасында уңышлы чыгыш ясап, җиңүгә иреште. Гаилә елы һәм Халыкара гаилә көне кысаларында уздырылган "Гаилә җылысы" районкүләм фестивальда да  Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Динә Билалова тормыш иптәше Инсаф белән катнаштылар һәм гаилә Саба муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


saby.tatarstan.ru

14
май, 2024 ел
сишәмбе

Бәйрәм ялларында Казан шәһәрендә уздырылган йөгерү марафонында Финанс - бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты. Марафонның быел юбилей датасы, 10нчы тапкыр үткәрелә. Йөгерешчеләр 10 км. дистанцияны үттеләр.  Минем өчен спорт ул - сәламәтлек, рәхәт физик һәм рухи халәт, ди Эльмира Валеева. 


saby.tatarstan.ru

13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Хатын - кыз командалары арасында барган волейбол уеннары тәмамланды. Финанс-бюджет палатасы кызлары, көндәшләреннән беразга гына калышып, 4 урын яуладылар.


saby.tatarstan.ru

Бүген коллективта Үзәкләштерелгән бухгалтерия белгече Артур Шәяхмәтовны 45 яшьлек бәйрәме белән тәбрик иттеләр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә.Сөнгатов туган көн иясен котлап, Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасын тапшырды.  


saby.tatarstan.ru

11
май, 2024 ел
шимбә

Әлеге күркәм һәм олы эшкә  Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән аллеяда агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.


saby.tatarstan.ru

10
май, 2024 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасы коллективы Бөек Җиңү көненә багышланган парадта актив катнашты. Һәркемдә бары бер теләк - ил-көннәребез тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын! 


saby.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

Нарды уеннары буенча Казанда үткән Бөтенроссия ярышларында Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәре Сиринә Мөхәмәтова да катнашты һәм 2 урын яулап, җиңүгә иреште.


saby.tatarstan.ru

30
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтерия бүлекләре тарафыннан квартал отчетлары эшләнде һәм тапшырылды. Дебиторлык, кредиторлык бурычлары һәм учреждение йөкләмәләре турында хисаплар буенча зур эш башкарылды. Шулай ук учреждениенең калган акчалар хисабы турындагы мәгълүматлар буенча да отчетлар вакытында тапшырылды. Квартал хисапларыннан соң ук айлык хисаплар көтеп тора. Яллардан соң хисап бирүгә әзерлек һәм җаваплы эш көннәре дәвам итәчәк.

 


 


saby.tatarstan.ru

26
апрель, 2024 ел
җомга

Волейбол буенча хатын-кызлар арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын 2 команда тәкъдим итте. ФБП -1 командасы алга таба да уеннарны дәвам итә. Кызларыбызга җиңүләр, оптимистик рух теләп калабыз.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International