ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында ел саен инвентаризация уздырыла. Тикшерү барышында милекнең сакланышы, исәп мәгълүматлары белән мөлкәтнең фактка туры килүе дә барлана. Әлеге процедураның мөһимлеге турында бухгалтерлар да, оешма җитәкчеләре дә яхшы аңлый. Агымдагы ел периодында бүгенге көнгә районның 20 бюджет оешмасы инвентарь тикшерү узды. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары тарафыннан әлеге процедура ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.   


saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Финанс - бюджет палатасы каршындагы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераныбыз Әскәрова Кадерия Гыйлемҗан кызы бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Кадерия Гыйлемҗан кызы бөтен хезмәт юлын төгәллек һәм игътибарлылык таләп итә торган бухгалтерлык һөнәренә багышлаган шәхес. Озак еллар ул мәгариф бүлегендә бухгалтер, аннары баш бухгалтер ярдәмчесе булып хезмәт куя. Ә инде аннары, лаеклы ялга киткәнчегә кадәр Кадерия Гыйлемҗан кызы Үзәкләштерелгән бухгалтерияда финанс группасы җитәкчесе булып эшли. Аны шундый истәлекле көне белән тәбрикләп, Финанс - бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов тәбрикләү сүзләрен ирештерде һәм күпъеллык хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мактаулы остаз" күкрәк билгесен, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт сүзен тапшырды.


saby.tatarstan.ru

10
октябрь, 2025 ел
җомга

Үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәре Илфар Габдрахманов муниципаль хезмәткәрләр өчен үтүче «Бухгалтерлык хисабы нигезләре» темасына квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Мәсәлән, финанс хисаплары нигезендә бюджет оешмалары эшчәнлеген анализлау, Үзәкләштерелгән бухгалтерия белән хезмәт күрсәтелә торган дәүләт учреждениеләре арасында хокуклар һәм бурычлар чикләрен билгеләү, бухгалтерлык исәбендә ясалма фәһемнән файдалануның чикләре һәм мөмкинлекләре һәм башка мәсьәләләр өйрәнелде. Системалы фикерләү кебек кызыклы темалар каралды, шулай ук әлеге теманың  инструментлары буенча практикум да үткәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Узган ялларда үткән Казан милли ярыммарафонында Финанс-бюджет палатасының баш белгече Эльмира Валеева да катнашты һәм 10 км. дистанцияне җиңеллек белән үтте. Гомумән, марафонда катнашучылар 10 һәм 21,1 км аралыкка йөгерделәр. Быел әлеге спорт чарасында 63 регионнан һәм Россиянең 180 шәһәреннән барлыгы 10 меңнән артык кеше регистрация ясаган иде. 


saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2025 ел
җомга

Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Фирдәвес Зиатдинова, Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!  


saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Үзәкләштерелгән бухгалтериянең контракт бүлеге бухгалтеры Гөлназ Рәхимуллина бу көннәрдә квалификация күтәрү курсларын узды. Курсларда катнашучылар игътибарына кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Контракт системасын кадрлар белән тәэмин итү, бәйсез гарантиягә шартлар һәм таләпләр кебек актуаль темалар каралды. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллану кебек кызыклы темалар да өйрәнелде. Электрон процедура буенча контракт проектын формалаштыру буенча практик дәресләр үткәрелде.  Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.


saby.tatarstan.ru

29
сентябрь, 2025 ел
дүшәмбе

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре хезмәткәрләре – тәрбиячеләр көне уңаеннан “Яшьлек” яшьләр үзәге тарафыннан районда “Педагогик квиз” үткәрелде. Балалар бакчаларының эшчәнлегенә, педагогик тематикага кагылышлы сораулар бик күп яңгырады ул көнне. Әлбәттә, Үзәкләштерелгән бухгалтерия да читтә калмады, чөнки әлеге мәгариф оешмаларының барлык бухгалтерлык хисабы эшләре бухгалтерия хезмәткәрләре тарафыннан башкарыла. Баш бухгалтер Мингараева Алсу Нуриман кызы шәхсән үзе иҗат итеп, шигъри сорау да юллады квизда катнашучыларга.


saby.tatarstan.ru

23
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

«SabaBalahoner»  муниципаль программасы нигезендә “Әкият” Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.


saby.tatarstan.ru

21
сентябрь, 2025 ел
якшәмбе

Сабада узучы Кабак бәйрәмендә номинацияләр арасында “Иң зур кабак” номинациясе дә игътибарны җәлеп итә. Иң зур кабак иясе – Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Гөлия Саматова гаиләсе булып чыкты. Алар бакчасында үскән кабак 146,7 кг. тәшкил итте. Шул ук гаилә үстергән икенче кабак исә 108 килограммлы иде һәм Финанс – бюджет палатасының күргәзмәсендә район бюджетын тасвирлаучы экспонат булып торды.


saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2025 ел
җомга

Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар район бюджетын һәм район бюджетына иң күп салым кертүче оешмаларны төрле зурлыктагы кабаклар ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Ә күргәзмәнең кульминациясе булып, район бюджетын тәкъдим иткән 108 кг.авырлыктагы зур кабак булды. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып район бюджетын баетучы оешмалар исемлеге белән танышты. Кабактан әзерләнгән тәмле бәлеш тә, әлбәттә, һәркемнең күңеленә хуш килде.  Нәтиҗәдә, “Иң матур композиция” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 1 урынга лаек булды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International