ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2024 ел
җомга

Волейбол буенча хатын-кызлар арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын 2 команда тәкъдим итте. ФБП -1 командасы алга таба да уеннарны дәвам итә. Кызларыбызга җиңүләр, оптимистик рух теләп калабыз.


saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

23 апрель көнне Саба муниципаль районы Советы утырышы (сессиясе) узды. Утырыш эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район Советы депутатлары, муниципаль район Советы, Саба муниципаль районы башкарма комитеты әгъзалары, районның оешма - предприятие җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатовның Саба муниципаль районының 2023 елгы район бюджетының үтәлеше  турындагы чыгышы тыңланды.


saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бәйрәмнәр алдыннан Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар. Өмә барышында зур эшләр башкарылды: оешма тирәсендәге территория чүп-чардан, яфраклардан, корыган үләннән чистартылды, куаклар киселде, чүп-чар җыелды, Сабинка елгасы ярының бер өлеше җыештырылды. Яхшы кәеф һәм уртак хезмәт  коллективны тагын да берләштерде. Барысы да үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды.


saby.tatarstan.ru

18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«SabaBalahoner»  муниципаль программасы нигезендә бүген Саба гимназиясе укучылары  Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм бухгалтер профессиясе белән таныштылар. Гаилә бюджеты аша керем, чыгым һәм бюджет сүзләренең мәгънәсенә төшенделәр. Бухгалтер һөнәренең кирәклеген, алар нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнен аңладылар.


saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

Җирле үзидарә көне уңаеннан үткәрелгән чарада нәтиҗәле хезмәте өчен Финанс-бюджет палатасы каршында эшләп килүче Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Әнисә Ренат кызы Мөбәрәкова да “Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләр советы”ның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.


saby.tatarstan.ru

9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Ир - егетләр арасында узган волейбол ярышлары тәмамлануга, кызлар командалары арасында уеннар старт алды. Финанс – бюджет палатасы кызлары исә волейбол буенча район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Волейбол – күмәк уен һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга  җиңүле уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Финанс - бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина һәм бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров район командасы составында Казанда узган ике көнлек ГТО уеннарында катнашып кайттылар.


saby.tatarstan.ru

30
март, 2024 ел
шимбә

Бу көннәрдә Финанс – бюджет палатасында квартал отчетларын тапшырырга әзерлек бара. Үзәкләштерелгән бухгалтериянең хисап бүлегендә, шулай ук финанс булмаган активларны исәпкә алу, бюджеттан тыш эшчәнлек буенча исәп-хисаплар бүлегендә бухгалтерлар тарафыннан квартал отчетларын вакытында тапшыру буенча кызу эш алып барыла.


saby.tatarstan.ru

29
март, 2024 ел
җомга

Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлеге белгечләре тарафыннан узган ел нәтиҗәләре буенча һәр заказчыга кече эшмәкәрлек субъектларыннан, социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалардан сатып алулар күләме турында хисап төзү өчен мәгълүмат җыю бара, ул агымдагы елның 1 апреленә кадәр Бердәм мәгълүмат системасында урнаштырылырга тиеш.


saby.tatarstan.ru

28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Финанс – бюджет палатасы белгече Гөлүсә Шәрипова “Җирле бюджетның керем потенциалын фаразлау һәм аның чыгым вәкаләтләре белән бәйләнеше” программасы буенча муниципаль хезмәткәрләр өчен үткәрелгән стажировкада белемнәрен күтәрде. Ике көнлек стажировка республиканың Финанс министрлыгында узды. Стажировка барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Керем потенциалы фаразы, бюджет дефицитын финанслау чыганаклары өйрәнелде. Социаль – мәдәни өлкә тармакларын финанслауга бюджет чыгымнары, икътисад тармакларын финанслауга бюджет чыгымнары, республика бюджетының җирле бюджетлар белән үзара бәйләнеше кебек темалар каралды. Шулай ук ул тәкъдим ителгән кейс мисалында җирле бюджетны формалаштыру һәм үтәү үзенчәлекләрен карау буенча практик эш тә башкарды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International