Финанс – бюджет палатасы коллективы “Чаңгы юлы – 2024” спорт массакүләм ярышларда актив катнашты. Көннең салкынлыгы да чаңгычыларны куркытмады. Катнашуның нәтиҗәсе буларак, призлы урыннар да яуланды. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 2 урынга, Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Гөлия Саматова шулай ук үзенең яшь категориясендә 2 урынга лаек булдылар.
Гаилә елы уңаеннан гимназияда уздырылган волейбол ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Ярышлар укучылар һәм ата-аналар катнашында үткәрелде. Әлбәттә, һәр ярышның җиңүчесе һәм җиңелүчесе була. Шулай да бу уеннардан җиңүче команда да, җиңелгәне дә канәгать калдылар. Иң мөһиме, алар гаиләләре белән актив тормыш рәвеше аша ял иттеләр.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре алдында Россельхозбанк менеджеры Гүзәл Габделбарова банк продуктлары белән таныштырып, чыгыш ясады. Авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен кулланучылар кредиты, рассрочка карталары, авыл хуҗалыгы ипотекасы турында хезмәткәрләр кирәкле мәгълүмат туплый һәм кызыксындырган сорауларга җавап таба алдылар .
Узган шимбәдә Иләбәрдә узган район чаңгы ярышларында Финанс-бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты һәм 5 км.дистанцияны узып, 18-29 яшьлек ир-егетләр арасында 1 урынга лаек булды.
Район күләмендә уздырылган "Ел студенты-2023" бәйгесендә Финанс-бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров "Иң яхшы спортсмен" номинациясында 3 урынга лаек булды һәм Саба муниципаль районы Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең Дипломы белән бүләкләнде.
2 февральдә муниципалитетлар белән видеоконференция режимында муниципаль хакимият органнары вәкилләре белән «Салым бурычын түләү турында» дигән темага киңәшмә узды.
Бүген Финанс-бюджет палатасында өч дистә елдан артык Саба районы финанс бүлегендә тырыш хезмәт куйган Садретдинова Кадрия Исрафил кызын 70 яшьлек юбилее уңаеннан хөрмәтләделәр. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов юбилярны 70 яшьлек юбилее белән котлап, Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ул юбилярга озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иминлек теләде һәм аның күпьеллык эшчәнлеге - чын профессионализм, яраткан эшенә тугрылыкның ачык мисалы, дип билгеләп үтте.
Кадрия Исрафиловна үз чиратында район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановка, үзе хезмәт куйган оешмага игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәтләрен җиткерде. Коллективта эшләүчеләргә матур теләкләр аша хезмәт юлларында уңышлар теләде.
Бүген кабат "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә Олы Нырты һәм Лесхоз балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
Районның пенсия һәм социаль страховка Фонды белгечләре Алсу Ахметова һәм Алсу Рахимовалар Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләрен пенсия һәм социаль түләүләрнең кайбер формалары белән таныштырдылар. Балалы гаиләләргә нинди түләүләр каралган, пенсия түләү тәртибе, күп балалы аналарга һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гражданнарга социаль түләүләр һәм пенсияләр – шундый сорауларга хезмәткәрләр бүгенге әңгәмә барышында җаваплар ала алдылар.
“SabaBalahoner” муниципаль программасы кысаларында Ике Басу Арташ һәм Олы Арташ балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар һәм финансист һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар. Уен форматында алып барылган очрашудан балалар бик канәгать калдылар. Керем һәм чыгымның ни икәнен гаилә бюджеты аша белделәр.