Бүген район мәдәният йортында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Чыршы бәйрәме узды. Яңа ел - балалар өчен иң көтеп алынган һәм сөенечле бәйрәм ул. Балалар рәхәтләнеп әкият дөньясын гизделәр, Кыш бабай, Кар Кызы һәм әкият геройлары белән бергә могҗизалы сәяхәттә булдылар. Яңа ел тамашасыннан соң бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте, анда балалар Кыш Бабайдан кызыклы бүләкләр һәм тәм-томнар алдылар.
Шулай ук "Ватаным белән горурланам" бәйгесе җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Бәйрәмгә Яңа ел костюмыннан килгән балалар да билгеләп үтелде, алар да кызыклы бүләкләргә ия булды.
20 декабрьдә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының финанс органнары җитәкчеләре белән 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеше мәсьәләләре буенча киңәшмәләр узды. Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов катнашты.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре үзара салым җыю эшенә җитди карыйлар. Коллективтагы һәркем әлеге эшнең зарурлыгын, программаның җирлекләрнең проблемаларын хәл итү өчен гамәлгә кертелгәнен аңлап, акчаларны вакытында тапшырды.
Шәмәрдәндә чаңгы сезоны ачылды. Әлеге кышкы төр спортын яратучылар беренче ярышны көтеп алдылар һәм рәхәтләнеп көч сынаштылар. Сезон ачылу уңаеннан уздырылган ярышларда Финанс – бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты һәм, 3 км.дистанцияны уңышлы үтеп, 1 урынга лаек булды.
Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Әле генә булып узган футбол ярышларында да егетләребез зур активлык күрсәтте. Әлегә уеннар көндәшлек һәм чын эмоциональ фонда узды. Нәтиҗәсе дә, әлбәттә, сөенерлек булды. Финанс-бюджет палатасының егетләр командасы призлы 2нче урын яулады.
Саба муниципаль район Советының чираттагы утырышы булып узды. Аның эше белән район Советы рәисе Рәис Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелек итте.
Утырышта 2024 елга hәм 2025-2026 елларның планлаштырган чорына район бюджеты проекты каралды. Доклад белән районның Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.Ә Сөнгатов чыгыш ясады.
Бюджетның керем һәм чыгым өлешләре нинди булыр? Бюджетның тулылыгы оешма-предприятиеләрнең, шәхси эшмәкәрләрнең һәм авыл хуҗалыгы, төзелеш оешмаларының, гомумән, җитештерү өлкәсенең нәтиҗәле эшләвенә бәйле.
Гомумән, районның берләштерелгән бюджетының керемнәре 2024 елда 1 млрд 804 млн 455 мең сум, 2025 елда 1 млрд 737 млн 632 мең сум, 2026 елда 1 млрд 750 млн 689 мең сум итеп планлаштырыла.
Бүген 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Саба муниципаль районы бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Районның социаль-икътисади үсешен фаразлау турында төп доклад белән Финанс-бюджет палатасы рәисе Ш.А.Сөнгатов чыгыш ясады.
Шушы көннәрдә Казанда бюджет өлкәсе оешмаларының еллык исәп-хисап бирүендәге яңалыкларына багышланган семинар – практикум булып узды. Анда Финанс-бюджет палатасының һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияның бүлек җитәкчеләре, баш бухгалтер, авыл җирлекләренең бухгалтерлары катнашып кайттылар. Семинар программасында еллык хисапны әзерләүгә мәҗбүри регламент процедуралары, еллык отчетларга яңа таләпләр, эчке контроль системасы чарасы буларак каралган инвентаризация мәсьәләләре бар иде.
Уңышлары һәрчак бик күп булсын, сәләтлеләр безнең балалар! Күргәзмә әнә шундый баштамга астында уздырылды Финанс – бюджет палатасында. Әлбәттә, әлеге матурлык иң кадерле бәйрәм - Әниләр көне уңаеннан оештырылып, анда 20 бала катнашты. Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең балаларының спорттагы, иҗаттагы уңышлары, аларның рәсемнәреннән торган күргәзмә игътибарны җәлеп итәрлек кызыклы килеп чыкты. Ә балалар саны белән мактанырлыгы бар оешманың. 18 яшькәчә 80 бала исәпләнә биредә. Ә балигълык яшенә җиткән балалар санын да кушсаң 100гә якын була. Гомумән, игътибар зур хезмәткәрләрнең балаларына. Оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов аларның берсен дә күз уңыннан калдырмый.
Еллык хисап һәм милек мәгълүматларының дөреслеген тикшерү максатыннан бюджет оешмаларында инвентаризация уздырыла. Оешмалардагы милек һәм милек йөкләмәләрен барлау буенча инвентарь тикшерү Финанс-бюджет палатасының 2023 елның 1 октябре боерыгы белән үткәрелә башлады.