Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче коллегалары Айнур Әхмәтшинга армия сафларында уңышлы хезмәт итүен теләделәр. Җитәкчеләре Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Айнурга солдат өчен иң кирәкле бүләк ясады һәм ихлас теләкләрен җиткерде: “Армия сафларында хезмәт итү ир – егетләр өчен иң кирәкле этап, дип саныйм. Әлеге бурычны син дә намус белән башкарып чыгарсың, дип ышанабыз. Аның өчен синдә физик һәм рухи көч җитәрлек, дип уйлыйбыз. Киткәндә ямансу булса да, бер елдан исән-имин, җитлеккән егет булып кайтып керүе – үзе бер күңелле мизгел булачак. Уңышлар сиңа! Онытма, сине һәрчак туган ягыңда, туган йортыңда көтәләр!” - диде.
13 - 15 октябрь көннәрендә бөтен дөнья буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе узды. Бөтендөнья акциясенә Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. «Татарча диктант» акциясе ирекле рәвештә үткәрелә. Ул татар әдәби теленә һәм дөрес язуга кызыксыну үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле грамматикасы буенча яңа күнекмәләр үзләштерүгә юнәлдерелгән чара булып тора.
2024 елның беренче яртыеллыгына район газетасына язылу кампаниясе башланды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчелегендә, язылу кампаниясендә катнаштылар һәм район газетасы «Саба таңнары»на язылуны рәсмиләштерделәр. Район газетасы - бик кирәкле элемтә каналы,дип әйтергә мөмкин. Аның битләрендә эчтәлекле, кызыклы мәкаләләр басыла. Районның барлык вакыйгаларыннан һәм яңалыкларыннан хәбәрдар булу һәм матбугат белән тыгызрак элемтәдә тору һәркем өчен мөһим.
Финанс-бюджет палатасында туган көн ияләрен котлау матур традицияга керде. Рузилә Рахимуллинаны коллегалары гына түгел, ә эш урынына котларга дип бертуган апа – сеңелләре дә килгән иде.
Саба урта мәктәбендә үзидарә көне булып үтте. Чара Укытучылар көне уңаеннан оештырылган иде. Мәктәпнең шул көнгә билгеләнгән “директоры” Сафина Лиана Илназ кызы Финанс-бюджет палатасында да булды. Җитәкче Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов, оешманың бүлек җитәкчесе, белгечләр аны Саба урта мәктәбенең еллык бюджеты, коммуналь хезмәтләр чыгымнары, укытучыларның уртача хезмәт хаклары, 1 балага булган чыгымнар белән таныштырдылар.
«Олимп» стадионында муниципаль хезмәткәрләр арасында эстафета һәм йөгерү буенча сайлап алу ярышлары үтте. Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге спорт чарасында актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, үз категорияларында Эльмира Валеева һәм Рамил Шакиров беренче урыннарга лаек булды. Айгөл Муталлапова икенче урын яулады.
Кеше гомере аккан су кебек. Гомере буена кеше нинди генә һөнәр үзләштерми дә, нинди генә эшләр башкармый. Нинди һөнәр башкаруың, бәлки, мөһим дә түгелдер. Һәр башкарган хезмәтең яратып эшләнергә һәм уңай нәтиҗә китерергә тиеш. Үткәндә мәгариф системасында эшләгән кызларыбыз да нәкъ шулай уйлый. Венера Адлеровна Хабибрахманова озак еллар мәгариф өлкәсенең төрле тармагында эшләп, бүгенге көндә Финанс – бюджет палатасының кадрлар буенча белгече, Гүзәл Шөгаеповна Нуруллина – планлаштыру бүлеге җитәкчесе, Дилә Разифовна Ибрагимова – хезмәт хакларын түләү бүлеге бухгалтеры. Бүгенге көндә финанс өлкәсендә чын күңелдән хезмәт куйсалар да, аларның узганда калган хезмәт юлларын искә төшереп, һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
Октябрьның беренче көнендә Казанда ярыммарафон узды. Йөгерешчеләр 21,1 км., 10 км., 3 км.га йөгерделәр. Чарада Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Вәлиева да катнашты.
Донорлык, ягъни кан бирү җәмәгатьчелек өчен генә түгел, кеше организмы өчен дә күп файда китерә. Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Дилә Ибрагимова да шулай уйлый. Ул инде кан тапшру процедурасында беренче тапкыр катнашмый.
Донорлар гади дүрт этаптан торган процедура уза: теркәлү, медицина анамнезы, табиб күзәтүе, кан төркеме һәм гемоглобин дәрәҗәсе билгеләнә. Әгәр барысы да нормада булса, донор кан бирүгә җибәрелә. Кан бирү көнендә зур физик йөкләнешләрдән качарга, күп эчәргә һәм тулысынча тукланырга кирәк.
ТР Финанс министрлыгы тарафыннан "Бухгалтерия" һәм "Кадрлар" модульләрендә "ТР дәүләт органнарының һәм алар карамагындагы учреждениеләрнең бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылыгы" дәүләт мәгълүмат системасына кертелгән яңа функционалның презентациясе оештырылды. Әлеге презентация материаллары белән Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчеләре, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның баш бухгалтеры һәм бүлек җитәкчеләре катнашты.