Көзге календарьда бик матур бер бәйрәм бар. Табигать алтын төсләргә күмелгән мәлдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Финанс – бюджет палатасы да нәтиҗәле хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветераннарны тәбрикләде. Өлкәннәребез күчтәнәч – бүләкләрне бик яратып кабул итте, матур теләкләргә рәхмәтләрен җиткерде. Бу көнне тәбрикләнгән, күп еллар районның финанс бүлегендә һәм Финанс – бюджет палатасында тырыш хезмәт куйган өлкәннәребез - Розалия Марданова, Рәйсә Галимуллина, Лида Юсупова, Кадрия Әскарова, Фирдәвес Зиатдинова, Кадрия Садретдинова, Гөлсина Мифтахова, Миннехаҗәр Әхмәтшина, Гөлнур Фаляхова, Миннегөл Гайнетдинова, Дания Шаймөхәмәтова, Фирдәвес Хабибрахманова, Гүзәлия Зарипова, Әнисә Мөхәмәтшина, Гөлнур Шариповаларны тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз!
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре төрле төрдәге спорт ярышларында бик теләп катнашалар. Җәйге ГТО фестиваленда да бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров катнашып, II зона этабында шәхси беренчелектә җиңү яулады.
Гөрләп узган Кабак бәйрәмендә районның Финанс – бюджет палатасы да читтә калмады. Алар район бюджетын һәм район бюджетына иң күп салым кертүче оешмаларны төрле зурлыктагы кабаклар, кабактан ясалган алтын тәңкәләр ярдәмендә тәкъдим иттеләр. Бәйрәм кунаклары бик кызыксынып район бюджетын баетучы оешмалар исемлеге белән танышты. Алтын тәңкәләр рәвешендә әзерләнгән мармелад та, әлбәттә, аларның күңелләренә хуш килде. Нәтиҗәдә, “Иң матур композиция” номинациясында Финанс-бюджет палатасы 3 урынга лаек булды.
Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре “Милләтләр кроссы” спорт чарасында актив катнаштылар. Ярышлар бер сулышта узды. Барлык катнашучылар чарадан канәгатьлек хисе алдылар. Ярыш нәтиҗәсендә бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров 3нче урынга лаек булды.
Уку елы башында Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге бухгалтерларының эшләре тагын да артып китә. Чөнки районның барлык бюджет оешмаларында тарификацияләр үткәрелә башлый. Барлыгы 79 оешма тарификация үтәргә тиеш булса, шуларның 43ендә бүген инде әлеге эш башкарылды.
8 сентябрь көнне Россияда финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.
Бәйрәм башында алдынгы хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Аларны Саба муниципаль районы Башлыгының урынбасары Расих Рәхимҗан улы Закирҗанов тәбрикләп китте. Ул Зөлфия Кәримовага ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хатын, Лилия Якуповага Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасын, Гөлия Саматовага Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Үзәкләштерелгән бухгалтерияның контракт бүлеге бухгалтеры Зөлфия Кәримованы 40 яшьлек бик матур бәйрәме белән тәбриклибез, сәламәтлек, бәхетле тормыш телибез.
Финанс – бюджет палатасы белгечләре район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Төрле милләт халкының этник портреты, ягъни аларның милли киемнәре, кухнясы, яшәеше турында кызыклы мәгълүмат туплый алдылар.
Бүген Финанс – бюджет палатасында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары оешмада кунакта булды. 1 сентябрь көнне алар беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бүген алар өчен күңелле чара да оештырылды. «SabaBalahoner» муниципаль программасы кысаларында алар гаилә бюджеты, экономия, керем һәм чыгым турында кызыклы мәгълүматлар алдылар. Финанс – бюджет палатасы рәисе Шәмсун Акберович Сөнгатов булачак укучыларга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр – мәктәп кирәк-яраклары тапшырды.
22 август илебездә Россия Дәүләт флагы көне буларак билгеләп үтелә. 1991 елның нәкъ менә бу көнендә Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Ак төс – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр – ышаныч һәм рухият, ә кызыл төс исә – бөеклек һәм көч-куәт символы булып тора.
Финанс – бюджет палатасы бинасы каршында да бу көнне флаг бәйрәмчә җилферди.