ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2023 ел
сишәмбе

10 июнь көнне булып узган район Сабантуенда Финанс-бюджет палатасы «Катыктан акча эзләү» уенын үткәреп, Сабантуй кунакларын ял иттерде. Уен акчаны таяк белән эзләүдән башланып, икенче өлешендә исә, борынгыдан сакланып калган гадәт – акчаны катыктан баш белән чумып эзләү белән тәмамланды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде, барысы да уенда катнашкан өчен кызыксындыру бүләкләренә ия булды. 


saby.tatarstan.ru

5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

Зеленодольск шәһәрендә Россия көне һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланган туристик слет узды. Чараны РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзының Татарстан республика оешмасы, ТР Спорт министрлыгы һәм «ТР муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе оештырды. Безнең район командасын Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре тәкъдим итте: оешма рәисе Шәмсун Сөнгатов, Эльмира Вәлиева – хисап һәм хисап бүлегенең баш белгече, Рамил Шакиров – бюджет бүлегенең әйдәп баручы белгече. 


saby.tatarstan.ru

2023 елның 03 июнендә Яшел Үзән шәһәрендә « Маяк» спорт комплексының дәүләт автоном учреждениесе базасында, спорт-сәламәтләндерү туризмының системалы дәресләренә җәлеп итү максатыннан,  Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәр берлеге, Татарстан республика оешмасының һөнәр берлекләре  һәм РФ иҗтимагый хезмәт күрсәтү оешмалары арасында туристлык слеты узды.


saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләренең балалары өчен Лесхоз бистәсенә экскурсия оештырылды. Әлеге чара балаларны яклау көненә багышланган иде. Балалар саны белән без, әлбәттә, мактана алабыз! Безнең хезмәткәрләрнең балалары исемлегендә 78 бала исәпләнә. һәм бу әле олы яшьтәгеләрне исәпкә алмаганда. Ләкин аларның 78ен дә җыю мөмкин түгел әлегә. Чөнки араларында бик нәниләре дә күп.

Әлбәттә, җәйнең кояшлы  матур көнендә оештырылган экскурсия бик күңелле булды.


saby.tatarstan.ru

23
май, 2023 ел
сишәмбе

Финанс – бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Хатын–кыз – хезмәткәр: барысын да ничек өлгерергә» дигән темага үткәрелгән республика тренингында катнашып кайтты. Тренингны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 


saby.tatarstan.ru

19
май, 2023 ел
җомга

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр башланып китте. Әлеге эшкә Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бик теләп кушылды. Тирә-юньне матурлап чәчәк газоннары барлыкка килде, оешма ишегалды төрле төсләргә күмелде.


saby.tatarstan.ru

16
май, 2023 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә бухгалтерлык хезмәткәренә иң җитди таләпләр куела: алар бухгалтерлык хисабын тиешле дәрәҗәдә белгән, зур күләмдәге мәгълүмат һәм махсус компьютер программалары белән эшли белә торган профессионал булырга тиеш. Бухгалтер эше кайвакыт гел бертөрле булып тоела. Чиксез саннар, салым хисабы - кемгә ошарга мөмкин кебек мондый бертөрле эш? Ә чынлыкта бик кызыклы эш ул бухгалтерлык эше.


saby.tatarstan.ru

11
май, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Артиллерия һәм ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән егетләр дә Бөек Җиңү көненә багышланган парадта мәйдан уртасыннан горур атлады. Колоннаны элекке артиллерист  Шамсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкләгән иде.   


saby.tatarstan.ru

10
май, 2023 ел
чәршәмбе

Әлеге күркәм һәм олы эшкә  Финанс – бюджет палатасы да бик теләп кушылды. Батырларның мәңгелек данын саклау йөзеннән аллеяда агачлар утыртылды. Киләчәктә әлеге агачлар үсеп, киләчәк буын Бөек җиңү көнен истә тотып, тыныч тормышка хозурланып яшәрлек булсын иде.

 


saby.tatarstan.ru

Финанс – бюджет палатасы коллективы Бөек Җиңү көненә багышланган парадта актив катнашты. Бу гади генә бәйрәм түгел икәнен һәркайсыбыз йөрәге белән аңлый. Бүгенге көннәрдә бигрәк тә. Күңелләребездә бер генә теләк: ил – көннәребез тыныч булсын, күкләребез һәрчак аяз торсын иде!


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International