ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2025 ел
сишәмбе

Оешма – предприятие ишегалларын матурлау, чәчәкләр утырту буенча эшләр май аенда башланып китә, чәчәклекләрне тәртиптә тоту җәй буена дәвам итә. Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючы бухгалтер кызлар да территориядәге чәчәклекне тәртипләп тотып, бина янында матурлык тудырдылар. Календарьда инде көз якынлашса да, тирә-юньне матурлап, төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәк газоннары әле җылы көннәр дәвамында кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәр.


saby.tatarstan.ru

11
август, 2025 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 9 августыннан 10 август төненә каршы йөгерергә яратучылар өчен "Төнге Казан" марафоны узды. Барлык спорт чараларында катнашырга яраткан, Финанс-бюджет палатасы белгече Эльмира Валеева әлеге марафоннан да читтә калмады, җитезлек белән 5 км. дистанцияне үтүгә иреште.


saby.tatarstan.ru

6
август, 2025 ел
чәршәмбе

Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре Физкультурачылар көненә багышланган ярышларда актив катнашты. Ярышларның күпләр өчен уңышлар белән тәмамлануы да сөендерә. Айзилә Халикова армспорт буенча ярышта 2 нче, 800 метрга йөгерүдә Эльмира Вәлиева беренче урынга лаек булды. "Шәһәрчекләр" ярышында Сөмбел Назирова 1нче, Илүзә Габтрахимова   2нче, Лилия Якупова 3нче урын яуладылар. Канат тартуда да безнең кызлар яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Гөлназ Тимершаехова, Альбина Зәйнетдинова һәм Айзилә Халикова катнашкан команда 3 нче урынны алды.


saby.tatarstan.ru

25
июль, 2025 ел
җомга

Хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы уеннары тәмамланды, ир-егетләр командалары арасында уеннар әле бар көченә дәвам итә. Финанс – бюджет палатасы егетләре исә район Чемпионатында ике командада көч сынашалар. Спортның һәр төре диярлек күмәк уен аша бара һәм нәтиҗәлелеккә дә һәр уенчының тырышлыгы, осталыгы аша ирешергә мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, командаларга  җиңүле уңышлар телибез.


saby.tatarstan.ru

24
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Финанс-бюджет палатасында хезмәт куючылар районда узып килүче спорт чараларында актив катнашып киләләр. Хатын-кызлар арасында барган пляж волейболы Чемпионатында безнең оешмадан биш команда катнашты. Нәтиҗәдә, беразга гына калышып, “ФБП-1” командасы 4 урын яулады. Әлеге команда составында Гөлназ Тимершәехова һәм Рузалия Дәүләтшиналар уйнады.


saby.tatarstan.ru

23
июль, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елның 23 июлендә «2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2025 елга бурычлары» мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. ТР Финанс министры Марат Фәйзрахманов 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты үтәлеше йомгаклары һәм 2025 елга Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының бурычлары турында доклад белән чыкты. Үз чыгышында ул 2025 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре 276,4 млрд.сум күләмендә керүен билгеләп үтте. Республика бюджеты 231,2 млрд. сумга үтәлгән. Җирле бюджетларга 45,2 млрд. сум акча тупланган. "Бүгенге күрсәткечләр әле тынычланыр өчен сәбәп түгел. Агымдагы елда бюджет үтәлеше бик киеренке. Узган ел белән чагыштырганда табышка салым буенча керемнәр кими. Министрлыкларга бюджетка түләүләрне тәэмин итүче предприятиеләрнең җитештерү күрсәткечләрен анализлау эшен активлаштырырга, киләчәктә салым керемнәре буенча аларның фаразларын карарга кирәк", - дип ассызыклады республика Рәисе Р.Н.Миңнеханов үз чыгышында. Бюджетны тулыландыру өчен мөһим резерв дип ул салым бурычын атады, ул 1 июльгә 11,7 млрд сум тәшкил итә. «Аны кыскарту буенча чараларны дәвам итәргә кирәк - бу мәсьәлә даими рәвештә игътибар үзәгендә булырга тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

 


saby.tatarstan.ru

18
июль, 2025 ел
җомга

Җирле үзидарә көненә багышланган чара тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шулай ук Финанс-бюжет палатасында һәм Үзәкләштерелгән бухгалтерияда эшләүче хезмәткәрләргә - Алсу Мингәрәевага ТР Министрлар кабинетының Рәхмәте, Венера Хабибрахмановага ТР Җирле үзидарә Советы Ассоциясенең Мактау грамотасы, Рузалия Дәүләтшинага Саба муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. 


saby.tatarstan.ru

"Сабантуй" спорт-мәдәни күңел ачу үзәгендә Җирле үзидарә көненә багышланган чара үтте. Әлеге бәйрәм кысаларында күп төрдәге спорт уеннары да үткәрелде. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре  бер уен-ярыштан да читтә калмадылар, һәр ярышта бик теләп катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.


saby.tatarstan.ru

16
июль, 2025 ел
чәршәмбе

Җәй матурлыгы чәчәкләр гүзәллегендә. Төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәклек тә тиешле тәрбия булганда гына күзләрне иркәләрлек матурлык бүләк итә ала. Финанс-бюджет палатасы  территориясендәге чәчәклекне тәртиптә тоту, вакытында чүпләрен утап, суын сибеп торуны кызлар бик яратып башкаралар.


saby.tatarstan.ru

7
июль, 2025 ел
дүшәмбе

   5 июльдә Саба районы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык Департаменты хезмәткәрләрен каршы алды.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International