Бөек җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан “Утлы еллар кайтавазы” әдәби марафонында Финанс – бюджет палатасы хезмәткәрләре дә бердәм катнаштылар. Нәтиҗәдә, коллектив “Иң актив оешма” номинациясендә 1 урынга лаек булды. Марафон Саба районы китапханәсе тарафыннан оештырылды.
Бу көннәрдә Назлыгөл Нуруллина, "ОНИКС" белем бирү үзәге укучысы, хезмәттәшебез Гүзәл Нуруллинаның кызы татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадада катнашты һәм җиңүче Дипломына ия булды. Халыкара олимпиада җиңүчеләрен Туган тел форумы кысаларында тәбрикләделәр. Олимпиаданың дистанцион һәм республика этапларында 10 меңнән артык укучы һәм студент катнашып, йомгаклау этабында 4 чит илдән һәм Россиянең 28 төбәгеннән 500 катнашучы чакырыла. Назлыгөлне шундый масштаблы чарада зур җиңү яулавы белән тәбрик итәбез!
Күренекле галим һәм мөгаллим Каюм Насыйри фикере: "Берәү чит телне өйрәнәсе булса, башта үз телен яхшы белсен!"
Бүген "Сабабалаһөнәр" муниципаль программасы маршруты, программада "Экономист" станциясе буларак билгеләнгән Финанс-бюджет палатасында тукталды. Биредә Сабабаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командаларга бүленеп, керем һәм чыгым төшенчәләре белән таныштылар. Уен барышында балалар нинди керемнәр хисабына гаилә бюджетының тулылануы, зур чыгымнарның бюджетка тәэсире һәм балалар үзләре экономия ясауга нинди өлеш кертә алулары турында сөйләштеләр.
Апрель - чисталык айлыгы. Шуны истә тотып, Финанс-бюджет палатасында эшләүчеләр бина территориясен чүп-чардан арындыру эшенә инде тотындылар да. Алда әле күмәк өмәләр тагын булачак.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Сөмбел Назирова коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады
Финанс-бюджет палатасы коллективы Иштуган мәдәният йортында тамашачыга Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан "Туган җиргә кайтты кайтмаганнар, "Хәтер китабы" на төренеп" дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим итте. Концерт әлеге темага багышланган музыкаль композиция аша башланып китеп, җырлы - биюле тамаша белән дәвам итте. Тамашачы һәр номерны җылы кабул итеп, алкышларга күмде.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре "Герой әтисе" республикакүләм күчмә күргәзмәсендә булдылар. Әлеге күргәзмә махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтеп, дәүләт бүләгенә ия булган һәм яу кырында башын салган герой егетләребезгә, аларның әтиләренә багышлана.
Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан сәләтле балалар өчен "Оникс" белем бирү үзәгенең 1 сыйныф укучылары Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр. Шулай ук үзләре дә алган белем - күнекмәләрен раслап, төрле төрдәге күнегү - мисаллар да чиштеләр.
Шәмәрдән бистәсендә кышкы спорт сезонын ябуга багышланган традицион чаңгы ярышлары үтте. Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге ярышларда да өлгерлек күрсәттеләр. Бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 1нче урынга, бюджет бүлеге белгече Рамил Шакиров 2нче урынга лаек булдылар.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Илүзә Габтрахимова 3–7 март көннәрендә квалификация күтәрү курсларын узды. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Система һәм системалы фикерләү, яңа технологияләр һәм аларның бухгалтер һөнәренә йогынтысы турында кызыклы темалар каралды, практик дәресләр дә уздырылды. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.