Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтеры Динә Гильманова коллегаларыннан туган көн тәбрикләүләрен кабул итеп алды. Матур бүләк – чәчәкләргә кушып, аның адресына җылы ихлас теләкләр дә яңгырады
Казанның “Локомотив” стадионында чаңгыда шуу марафоны узды. Казанның спорт объектларыннан стадионга 300 тонна кар китертелеп, һава торышының җылынуына да карамастан, чаңгычылар ярышта актив катнаштылар. Саба районы командасы составында безнең хезмәттәшебез – Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина да ярышты.
Волейбол буенча ир-егетләр арасында район Чемпионаты дәвам итә. Финанс – бюджет палатасын тәкъдим итүче егетләр уеннарда актив катнашалар. Командага җиңүләр, оптимистик рух телибез.
Үзәкләштерелгән бухгалтерия бухгалтерлары Зөлфия Кәримова һәм Алсу Юнусова 3–7 март көннәрендә квалификация күтәрү курсларын уздылар. Курс барышында кызыклы һәм актуаль темалар күтәрелде. Контракт системасын кадрлар белән тәэмин итү, бәйсез гарантиягә шартлар һәм таләпләр кебек актуаль темалар каралды. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр эшенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен ясалма интеллект мөмкинлекләрен куллану кебек кызыклы темалар да өйрәнелде. Электрон процедура буенча контракт проектын формалаштыру буенча практик дәресләр дә үткәрелде. Һәр квалификация күтәрү курсы кебек үк, әлеге биш көнлек курслар да йомгаклау тесты белән тәмамланды.
Чаңгы ярышында гаиләләр дә ярышты. Әлеге ярышта Заһидуллиннар гаиләсе беренчелекне бирмәде. Гөлнара Заһидуллина Финанс-бюджет палатасында бүлек җитәкчесе булып эшли. Эштән тыш вакытын спорт белән бәйләп үткәрергә ярата. Ә бүгенге ярышта ул улы һәм кызы белән бергә катнашты.
Бүген, 7 март көнне Финанс – бюджет палатасы коллективы кызларын ишек төбеннән үк тамаша һәм чәчәкләр көтә иде. Бюджет портфеле, заманча акча гөле һәм ләлә чәчәкләре арасына күмелеп хан каршы алды бүген гүзәл затларны. Ә аның яраннары, асыл татар егетләре ханның яхшы кәефен дә сакларга тырышалар, кызларны бәйрәм белән котлап, чәчәк тә бүләк итәргә өлгерәләр. Әлбәттә, бәйрәм котлаулар һәм матур җырлар белән дәвам итте. "Матур язгы бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм, сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Өегездә һәм күңелегездә мәхәббәт яшәсен, ә кәефегез һәрчак язгы кояш кебек күтәренке булсын» дип, оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов үзенең ихлас теләкләрен җиткерде. Музыкаль бүләк итеп егетләр башкаруында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Фиргат Сәләхиев, Айдар Хантимеров, Арча районыннан автор-башкаручы Рөстәм Зыятдинов та кызларыбызга үзләренең иң матур җырларын бүләк итеп, күңелне күтәрделәр. Шуларга өстәп бирелгән бүләкләр дә кызлар күңеленә хуш килде.
Муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары нәтиҗәләре билгеле булды. Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре әлеге ярышларда актив катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешә алдылар. Рамил Шакиров 1нче, Гөлнара Заһидуллина 3 нче урынга лаек булды, Алинә Миннегулова беренче унлыкка керде. Нәтиҗәдә, команда икенче урын яулады.
Бүген "СабаБалаһөнәр" муниципаль программасы кысаларында һәм бухгалтер һөнәре белән якыннан танышу максатыннан Шекше балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр Финанс-бюджет палатасында булдылар. Гаилә бюджеты үрнәгендә алар керем, чыгым, бюджет, экономия төшенчәләре белән таныштылар. Акчаның гаиләгә ничек туплануын, нинди чыгымнарга сарыф ителүен дә практик дәрес аша үзләштерделәр. Бухгалтер һөнәре өчен никадәр җаваплылык, төгәллек, тырышлык сыйфатлары кирәк икәнен дә күрделәр.
Тауга менү буенча "Супер Спринт" чаңгы ярышларында Финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Гөлнара Заһидуллина да актив катнашты. Әлбәттә, мавыктыргыч ярышның нәтиҗәсе дә сөенерлек: Гөлнара Фәнис кызы кабат призлы урын иясе, 2нче урын аныкы. Котлыйбыз!
Финанс-бюджет палатасының "Сукыр бер тиен" КВН командасы сәхнә тотты. Беренче тапкыр команда буларак оешып чыгыш ясаган команда тирә-юньгә юмор күзлегеннән карап, халыкны көлдерә алды һәм жюри тарафыннан уңай бәяләмәле дә булды. Нәтиҗәдә, бездә призлы 3 нче урын.
Шаяртып-көлеп яшәгәндә дөнья бөтенләй икенче төсләрдә күренә. Аграр көллияттә узган "Әйдә ШаяРТ" КВН уеннарының муниципаль этабында әлеге атмосфера, энергетика нык сизелде. Димәк, ШаяРТ шаяртырга яратучыларны шаярттырып яшәтсен!