Лесхоз бистәсендә узган чаңгы ярышында Финанс - бюджет палатасы хезмәткәрләре актив катнашып, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Оешма җитәкчесе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкче ир-егетләр арасында үзенең яшь категориясендә 2нче урынга лаек булды. Шулай ук бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина һәм Рамил Шакиров тарафыннан да 2 икенче урын яуланды. Нәтиҗәдә, ФБП -1 беренче урынга, ФБП - 2 икенче урынга лаек булдылар.
Финанс-бюджет палатасында эшләүче кызлар командасы хезмәттәш ир-егетләрен якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләделәр һәм үзләренең иң изге, иң матур теләкләрен, креатив формада хезмәттәшләренә җиткерделәр.
Кышкы саф һавада чаңгыда шуу - беренчедән, сәламәтлек өчен бик файдалы шөгыль булса, икенчедән, әлеге шөгыль кәефкә дә бик уңай йогынты ясый, күңелне күтәрә. Шуны истә тотып, безнең Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре андый ярышлардан читтә калмыйлар. 17 февральда Иләбәрдә узган чаңгы ярышында да алар актив катнаштылар. Нәтиҗәдә, бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 1нче, Рамил Шакиров 2 нче урын яуладылар.
Финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре шимбә көнне үткән "Чаңгы юлы" спорт ярышына актив рәвештә кушылдылар. Нәтиҗәдә, ФБП рәисе Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов җитәкчеләр арасында 3нче урынга лаек булды. Үзләренең яшь категорияләрендә бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 1нче урын, белгечләр Рамил Шакиров һәм Алинә Миннегулова 3нче урыннар яуладылар
Узган елның март аенда "Буыннар тарихы – гаилә ядкәре" шәҗәрә фестиваленда катнашып, Финанс - бюджет палатасы тамашачы игътибарына Эзмә авылыннан Әхмәтшалар нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте. Нәселнең җиде буын тарихындагы истәлекле вакыйгалар, тарихи фактлардан сәхнәләштерелгән мизгелләр, мили ризык тулы сый-нигъмәтле өстәлләр белән гаилә архивындагы тарихи экспонатлардан торган күргәзмә – болар берсе дә жюри игътибарыннан читтә калмады. Нәтиҗәдә, әлеге фестивальга йомгак ясалган Гала-концертта безнең оешма 1нче урын яулавы уңаеннан Диплом белән бүләкләнде.
Финанс – бюджет палатасында хезмәт куючылар арасында демографик күрсәткеч начар түгел. Унике гаиләдә өчәр бала тәрбияләнә, дүрт балалы бер гаиләбез бар. Калган гаиләләр күбесе икешәр балалы гаиләләр. Яңа елның беренче аенда Алинә һәм Артур Гаптриевлар гаиләсендә дөньяга килгән Асия дә гаиләдә өченче бала, Ләйлә һәм Азат Файзутдиновларның уллары гаиләдә икенче бала булып дөньяга килде. Алинә дә, Азат та Үзәкләштерелгән бухгалтерияда бухгалтер булып хезмәт куялар.
Оешманың 2025 елда дөньяга килгән беренче сабыйлары исә әти-әниләренә куанычлы мизгелләр генә бүләк итсеннәр. Тормыш юллары да кышкы ак карлар кебек ап-ак, бәхетле булсын балаларның.
25 гыйнвар көнне Ямьле Саба яр буендагы чаңгы трассасында кичке чаңгы ярышлары узды. Үзенең яшь категориясендә 10 км.дистанцияне уңышлы узып, Финанс-бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина 2 урын яулады.
Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары арту сәбәпле, 2025 елның 1 гыйнварыннан Үзәкләштерелгән бухгалтериянең планлаштыру бүлегендә һәм хезмәт хакы буенча исәп-хисаплар бүлегендә гыйнвар дәвамында кызу вакыт хөкем сөрә. Бухгалтерларның үз эшләрен оператив һәм төгәл башкаруы районның 77 оешмасында эшләүчеләргә аванс һәм хезмәт хакын вакытында түләргә мөмкинлек бирә.
Финанс-бюджет палатасының көндәлек эшчәнлеге отчетлар, күрсәтмәләр, законнар, хатлар белән бәйләнештә бара. Бүгенге көндә эш оешманың барлык бүлекләрендә дә кайный. Ә боларның барысын да көн саен мониторингларга һәм оператив рәвештә башкарырга кирәк, әлбәттә. Контракт бүлегендә хәзерге вакытта узган ел ахырында урнаштырылган электрон аукцион нәтиҗәләре буенча контрактлар имзалана һәм теркәлә. Шулай ук бүлек бухгалтерлары тарафыннан контрактларның тулы яки өлешчә үтәлеше актив рәвештә алып барыла.
18 гыйнвар көнне Шәмәрдәндә узган чаңгы ярышларындв Финанс-бюджет палатасы белгече Рамил Шакиров та катнашты. 180 кешене үзенә берләштергән әлеге спорт чарасында Рамил призлы 3нче урын алуга иреште, Почет грамотасы һәм акчалата приз белән бүләкләнде.