Хәзерге вакытта республикада 14 шәһәргә керү һәм чыгу махсус тәртиптә башкарыла: полиция, ЮХИДИ, Росгвардия хезмәткәрләре шәһәр чикләрендә кизү торалар һәм гражданның эштән яки эшкә китүен раслаучы документларын, белешмәләрне тикшерәләр.
2020 елның 3 апреленнән Шалты, Фоминовка, Александровка һәм Кызылъяр авыллары юнәлешендә шәһәр яны маршрутларында рейслар вакытлыча кыскара.
Баулы шәһәре һәм Баулы районы буенча Пенсия фонды идарәсе пенсияләргә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне ведомствоның шәхси офисыннан башка хәл итеп була, дип искәртә.
Кичектергесез авырулар буенча ярдәм, элеккегечә, тулы күләмдә күрсәтелә.
Бүген ТР Хөкүмәте гомуми изоляция чорында махсус пропусклар бирү тәртибен билгеләде.
2020 елның 2 апреленнән "Баулы-Васькино-Туйрала", "Баулы-Тат. Томбарлы" һәм "Баулы-Кырымсарай" шәһәр яны маршрутларында һәм №1, 2, №5 шәһәр маршрутларында рейслар вакытлыча кыскара.
Баулы районында волонтер отрядлары составына 100 кеше кергән.
Баулы районында волонтерлар отрядлары булдырылган, алар составына 100 кеше кергән.
Бүген Баулы район Советында район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә санитария-эпидемияләргә каршы комиссия утырышы узды. Утырыш барышында сүз район территориясендә коронавирус таралуга каршы күрелә торган чаралар комплексы турында барды.