6нчы мәктәптә ТАССРның 100 еллыгын, Баулы районының 90 еллыгын һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында очрашу узды. Баулы районының элеккеге җитәкчесе Ансель Рахманкулов өлкән сыйныф укучыларына безнең төбәк, аның үткәне, шулай ук авыр сугыш еллары турында күп кенә кызыклы фактлар сөйләде.
Баулы аграр көллиятендә, ТАССРның гасырлык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар үткәрү кысаларында, «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәге хезмәткәрләре оештырган патриотизм һәм дәүләтчелек дәресе узды.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге искәрткәнчә, авыр хезмәтләре өчен машина йөртүчеләрнең билгеле бер категориясенә берничә пенсия ташламасы каралган.
Урыссуда ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" республика конкурсының зона этабы узды.
Баулыда "Ак чишмә" чишмәсе территориясендә йола кылу өчен купель булдырылды.
"Водоканал" МКП 20 гыйнварда, 08.00 сәгатьтән эшләр тәмамланганчыга кадәр, Тынычлык урамы буенча өзеклекне бетерү сәбәпле, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә (Кулацкий) салкын су белән тәэмин итүне вакытлыча чикләү турында хәбәр итә.
Бүген, 19 гыйнвар көнне, Баулы районы әтиләр советы кубогына пневматик биатлон буенча ярышлар узды. 20гә якын чаңгычы чаңгы һәм ату ярышларында көч сынашты.
Бүген, 19 гыйнварда, ярышлар булмаячак. Бу һава торышы белән бәйле.
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын 18 гыйнварда Агросәнәгать паркында (Баулы шәһәре, Сәнәгать урамы, 14а) узачак ярминкәгә чакыралар.
19 гыйнварда православие христианнары 12 төп чиркәү бәйрәмнәренең берсе - Хач ману, яки Богоявление бәйрәмен билгеләп үтәчәк.