ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Гаилә көненә багышланган матур бәйрәмдә "Секреты ручной набойки по ткани" дип аталган интерактив чара үткәрдек. Балалар бик теләп катнаштылар, ә үзләренең нәни куллары белән бизәгән кулъяулыкларын "Әниемә бүләк итәм,"- дип үзләре белән алдылар.


sarmanovo.tatarstan.ru

8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Кадерле буалылар! Сезне чын күңелдән бәйрәм — Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Гаилә- бер-берсен яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннары турында кайгыртырга өйрәтә, безгә барлык авырлыкларны җиңәргә көч бирә. Нәкъ менә гаиләдә өлкән буыннан кече буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләр һәм мәдәни традицияләр тапшырыла. Балалар көлүе ишетелгән тату гаилә, кайтасы килә торган уңайлы йорт — көчле һәм ышанычлы җәмгыятьнең нигезе. Шуңа күрә гаилә традицияләренең ныклыгын бәяләү бик мөһим.

Без нык һәм тату гаиләләр күбрәк булсын өчен омтылабыз. Бу ел башыннан районда 51 яңа гаилә барлыкка килде, 160 бала туды. Киләчәк буын турында кайгыртырга әзер булган иң яхшы гаилә традицияләренә тугры калган яшьләр саны елдан-ел арта гына барыр дип ышанам.

Кадерле якташлар, якыннарыгыз турында армый-талмый кайгыртуыгыз, зирәклегегез, игелеклегегез, район һәм республика иминлеге өчен яшәргә, хезмәт итәргә һәм балалар үстерергә омтылуыгыз өчен Сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм һәм барыгызга да нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм гаилә учагының җылысын телим! Һәр гаиләдә тынычлык һәм иминлек булсын!


buinsk.tatarstan.ru

8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле баулылар, сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбриклим!


bavly.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International