Татарстан Республикасында «иң яхшы комбайнчы — 2025»республика конкурсына йомгаклар ясалды. Ярышлар ел саен комбайнчы һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, уңышны оператив һәм сыйфатлы җыеп алу, шулай ук Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасы паркын нәтиҗәле файдалану максатларында үткәрелә.