ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

          Инвалидлар декадасы уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, Яшьләр һәм спорт бүлеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә, Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатта, Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалары очен шашка турниры уткәрделәр. Бу дусларча ярышта шашка белән мавыгучы барлык балалар да катнашты. Интеллектуаль осталыклары һәм яхшы фикерләү сәләтләре ярдәмендә үз көндәшләре белән көч сынашып, балалар шашка уенының төрле булуын һәм беренче караштан ук күренгәнчә җиңел булмавын күрсәтте. Балалар уенда  бик теләп катнаштылар. Ярыш жылы атмосферада үтте.

Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга акчалата буләкләр, истәлекле дипломнар тапшырылды.


saby.tatarstan.ru

26
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре  бүлектә исәптә торучы хатын-кызлар өчен Халыкара әниләр көненә багышланган чара үткәрделәр. Бәйрәмгә килүчеләргә түгәрәк өстәл оештырылды һәм чәй өстәле әзерләнде. Бүлекнең психологы бала тәрбияләүгә багышланган лекция һәм психологик тренинг уткәрде.


saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар уз алдына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Элбэттэ, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.

Шул уңайдан 19 ноябрьда «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары «ВИЧ/СПИД ка юк» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә “Сәламәтлек- безнең кулларда!” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үз сәламәтлегеңне кайгыртунын әһәмиятен; ВИЧ-инфекцияле, СПИД белән авыручыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булу турында сөйләделәр.

Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.


saby.tatarstan.ru

5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

4 ноябрьдә илебез дәүләт бәйрәмен — Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Шушы бәйрәм уңаеннан, Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре,  балигъ булмаган балалар белән, “Бердәмлектә- безнең көч” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чараны үткәрүнең максаты: үз Ватаныңа, илнең дәүләт символларына карата горурлык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү; халыклар бердәмлеге көненә күмәк аппликация эшләү; бәйрәм кәефе булдыру.


saby.tatarstan.ru

29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Байлар Сабасы халкын сәламәт яшәү рәвеше алып баруга этәрү максатыннан, активистлар үз алларына тиешле вакытта профилактик медицина тикшеренүен үтү, диспансерлаштыруны узарга кирәклеге турында сөйләү һәм физик активлыкны күтәрү максатын куйды. Әлбәттә, болар барысы да сәламәт һәм бәхетле тормыш юлында мөһим факторлар булып торалар.

Шул уңайдан ,25 октябрьдә, «Кайгырту» волонтерлык хәрәкәте активистлары, «Сәламәт бул!» акциясен башлап җибәрде. Волонтерлар, Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре белән берлектә, “Сәламәт яшәү рәвеше” темасына социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән лекция үткәрделәр. Активистлар дөрес туклану принциплары, даими физик күнекмәләрнең файдасы турында, һәрвакыт акыллы, сәламәт һәм энергияле булып калу өчен күпме сәгать йокларга кирәклеге турында сөйләделәр.

Акцияне дәвам итеп волонтерлар Байлар Сабасы урамнарына чыктылар, сәламәт яшәү рәвеше темасына шәхси әңгәмәләр, анкеталар үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәлекләр тараттылар. Волонтерлар халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып бару идеясе белән рухландырдылар, сәламәтлекләрен саклау буенча төп күнекмәләрне алырга ярдәм иттеләр.


saby.tatarstan.ru

22
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге белгече белән берлектә, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы һәм күп балалы гаиләләргә автоном янгын белдерүче җайланмалар урнаштырдылар, шулай ук янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.


saby.tatarstan.ru

Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез, социаль хезмәткәрләр белән бергә төрле эшләрдә актив катнашалар. Алар ризык әзерләү ,территорияләрне җыештыру,үсемлекләр утырту эшләрен башкаралар. Уртак эштә катнашу өлкән яшьтәге кешеләрне ялгызлыктан коткара һәм кәефне яхшырта.


saby.tatarstan.ru

15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Өлкәннәр көне кысаларында, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре  тарафыннан өйгә барып хезмәт күрсәтү булекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез  өчен бик күп чаралар үткәрелде. Ункөнлек өлкәннәрне хөрмәтләү белән башланып китте, өйдә социаль хезмәт алучылар өчен бүлекчә азык-төлек җыелмалары әзерләде һәм таратты. Шулай ук «Альпари» хәйрия фонды белән берлектә 100 азык-төлек пакеты таратылды. Социаль хезмәткәрләр дә читтә калмады, алар да үз карамагындагылар өчен төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр, консервланган әйберләр әзерләделәр.Тәрбияләнүчеләрнең йортларын һәм йорт яны территорияләрен генераль җыештыру үткәрелде.

"Сәламәтлек мәктәбе» технологиясе кысаларында, Шәмәрдән авылы паркы һәм Байлар Сабасының «Олимп» парклары буенча сәяхәтләр оештырылды. Хәзерге вакытта 70 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче өлкәннәрнең яшәү шартларын, социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлыкны , шулай ук гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре белән берлектә автоном янгын белдергечләрен урнаштыру буенча  тикшерү эшләре  бара. Түгәрәк өстәл артында  социаль хезмәт алучылар белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары,  Пенсия фонды, үзәк район хастаханәсе, социаль иминият фонды, ветераннар( пенсионерлар) җәмгыяте, инвалидлар җәмгыяте һәм Байлар Сабасы шәһәр җирлеге башлыгы катнашында өлкәннәргә кагылышлы сораулар тыңлап үтелде.


saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге җитәкчесе белән берлектә, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучы гаиләләргә автоном янгын белдерүче җайланмалар кую эшен оештырдылар. Шулай ук  гаилә әгъзалары белән янгын һәм ут куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Автоном янгын белдерү җайланмалары Саба муниципаль районының “ФРГ “ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте спонсоры тарафыннан тәкъдим ителде.


saby.tatarstan.ru

2019 елның 8 октябрендә, Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечләре, Өлкәннәр көне кысаларында, өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребезгә Альпари хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән 100 данә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар. Өлкәннәр бүләккә бик шат булдылар,  аларга күрсәткән игътибарлары өчен белгечләргә һәм хәйрия фондына  рәхмәт белдерделәр.

 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International