ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

10 декабрьдә 13.00 сәгатьтә Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларына арестлар/тыюлар салу һәм аларны бетерү мәсьәләләре буенча Instagram да турыдан-туры эфир уздырачак.


saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

2021 елның 1 гыйнварыннан Росреестр боерыгы үз көченә керә, анда дәүләт геодезия, нивелир һәм гравиметрия челтәре пунктлары булган күчемсез милек объектлары хокукына ия булучылар тарафыннан әлеге объектларга зыян китерү яки юк итү очраклары турында хәбәр итү тәртибе язылган.


saby.tatarstan.ru

3
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт программалары гамәлдә булган вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 5 920 ташламалы ипотека һәм 881 авыл җирлеге теркәлгән.


saby.tatarstan.ru

1
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Росреестры искәрткәнчә, күчемсез милеккә карата исәп-теркәү гамәлләрен туктатып тору сәбәпләрен бетерү мөмкин булмаган очракта, мөрәҗәгать итүчеләр аны озайтырга хокуклы.


saby.tatarstan.ru

30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Кадастр палатасы белән берлектә, Дәүләт кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Сезнең игътибарыгызга бирелгән темага иң актуаль сораулар һәм җаваплар тәкъдим итәбез.


saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җир төзелеше үткәрү нәтиҗәсендә алынган дәүләт фондыннан документлар бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтә. Барыннан да ешрак җирләрне инвентаризацияләү материаллары һәм 2009 елга кадәр әзерләнгән җир кишәрлекләренә җир төзелеше эшләре  (законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә, 2009 елдан җир кишәрлекләре чикләрен билгеләү өчен ызанлау планнары әзерләнә) соратып алына. Көн саен Идарә тарафыннан  хезмәт күрсәтү белән  кызыксынган затларның йөздән артык гаризасы карала.


saby.tatarstan.ru

20
ноябрь, 2020 ел
җомга

Әлеге мөмкинлек 2016 елда барлыкка килде. Әмма мөрәҗәгатьләрнең иң күбе узган елга туры килде. Ул вакытта 14,5 меңнән артык гариза бирелгән иде, быел - 3 меңгә якын.


saby.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә республикада яшәүчеләргә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.


saby.tatarstan.ru

19
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлата.

Коммуналь фатирда бүлмә белән, башка төрле күчемсез милек кебек үк, алыш-бирешне төзүгә милекче яки милекче вәкаләтле зат кына эш итә ала. Шуңа күрә бүлмәгә хокук билгели торган документлар (хосусыйлаштыру килешүе, суд карары, мирас турында таныклык, сату-алу килешүе һ.б.) һәм нотариуста тиешле ышанычнамә (сатучы исеменнән ышанычлы зат чыгыш ясаса) төзү турында алдан ук кайгыртыгыз. Бүлмәгә милек хокукы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында яки (01.01.2000 елга кадәр) техник инвентаризация органында теркәлергә тиеш.


saby.tatarstan.ru

10
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

12 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Instagram да күчемсез милек буенча килешүләрне төзү мәсьәләләре буенча Туры эфир уздырачак.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International