Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә республикада яшәүчеләргә кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева аңлата.
Коммуналь фатирда бүлмә белән, башка төрле күчемсез милек кебек үк, алыш-бирешне төзүгә милекче яки милекче вәкаләтле зат кына эш итә ала. Шуңа күрә бүлмәгә хокук билгели торган документлар (хосусыйлаштыру килешүе, суд карары, мирас турында таныклык, сату-алу килешүе һ.б.) һәм нотариуста тиешле ышанычнамә (сатучы исеменнән ышанычлы зат чыгыш ясаса) төзү турында алдан ук кайгыртыгыз. Бүлмәгә милек хокукы күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында яки (01.01.2000 елга кадәр) техник инвентаризация органында теркәлергә тиеш.
12 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе Instagram да күчемсез милек буенча килешүләрне төзү мәсьәләләре буенча Туры эфир уздырачак.
Агымдагы елда Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы тарафыннан кадастр исәбенә куелган һәм 791 төзелеп бетмәгән төзелеш объектына хокук теркәлгән. Узган ел дәвамында шундый 1663 күчемсез милек объектына хокук теркәлгән. Күчемсез милек реестрында Татарстанда урнашкан 13 658 төзелеп бетмәгән төзелеш объекты турында мәгълүматлар бар.
Татарстан Росреестры йорт салучылар һәм кредит оешмалары вәкилләре өчен онлайн-семинарда катнашты. Чараның максаты-эскроу счетларыннан файдаланып, торак төзелешен проектлы финанслау өлкәсендә күчемсез милекнең һөнәри базарында катнашучыларның компетенцияләрен арттыру. Семинар Татарстан Республикасы буенча Милли банк бүлеге тарафыннан башкарма хакимият органнары белән берлектә оештырылды.
Спикер: Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе эксперты Алсу Мөнәвир кызы Сабирҗанова
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә көн саен бәхәсле җир мәсьәләләрен хәл итү өчен дәүләт фондыннан документлар бирү турында гаризалар белән гражданнар мөрәҗәгать итә.
Татарстанда күчемсез милек базарында, яңа коронавирус йогышлы авыруы таралуга бәйле ситуациягә карамастан, активлык сизелерлек артты. Әйтик, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, 2020 елның 9 аенда төбәктә сату-алу килешүләре нигезендә 100 меңгә якын хокук күчеше теркәлгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 20% ка күбрәк.
22 октябрь көнне 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфирда җир законнарын бозу мәсьәләләренә багышланган «Торак-коммуналь Советлар» программасы булачак. Бу тема буенча аңлатмаларны Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Аркадий Белкин бирәчәк.
Көн саен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләрен башкаруга якынча ике мең ярым гариза килә, шуларның 300 дән артыгы - ипотеканы теркәүгә, шул исәптән ташламалы шартларда.
2020 елда Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы 18 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен исәпкә куйганнар, шулардан Казанда -1,5 меңгә якын урыны булган 5 балалар бакчасы