Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, законнарда каралган барлык срокларны үтәп, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне тулы күләмдә башкару өчен кирәкле теркәү эшләрен дәвам итә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр итә, җир законнары үтәлешен 2020 елның 1 маена кадәр планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрүне туктаткан. Карар РФ Хөкүмәте йөкләмәсе нигезендә кабул ителде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе хәбәр иткәнчә, күчемсез милек белән алыш-бирешләр ясау өчен кирәкле теркәү эшләре туктатылмаган. Дәүләт хезмәтләрен үтәү законнарда билгеләнгән срокларда тулы күләмдә гамәлгә
Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе кайнар линия ача, анда шалтыратып, гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәве туктатылган очракта нәрсә эшләргә кирәклеген беләчәк.
24 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында туры эфир булачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары турында фикер алышачаклар.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү максатыннан 18 марттан башлап барлык бүлекләрдә гражданнарны кабул итүне туктата.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында rosreestr.tatarstan.ru ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.
Бүген, 12 мартта, «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында узачак «Безнең Республика. Безнең эш " дип аталган ток-шоуда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы директоры урынбасары Ләйсән Рәхмәтуллина катнашты.
Бүген, 10 мартта, ТНВ телеканалының «Татарстан Яңалыклары» программасында шәхси торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерү тәртибе турында сюжет чыгачак.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе гражданнарны һәм күчемсез милек базарының профессиональ катнашучыларын кабул итү графигына үзгәрешләр кертә. Хәзер Казанда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую сораулары буенча консультацияләр Авангард урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан 7 нче подъездда һәр чәршәмбе 8.00 дән 12.00 гә кадәр үткәрелә. Шул ук көнне мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, кадастр исәбеннән төшерү, ызанлау планнарын йөкләгәндә адресларны һәм хаталарны үзгәртү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алалар.