«Гараж амнистиясе» буенча гражданнардан килгән күп санлы сорауларны исәпкә алып, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә гражданнарга әлеге тема буенча атна саен үткәрелә торган кайнар линияләр кысаларында консультация бирүне дәвам итә.
«Гараж амнистиясе» турындагы закон 2021 елның 1 сентябреннән үз көченә керү сәбәпле, Татарстан Росреестры экспертлары Кадастр палатасы белән берлектә әлеге тема буенча кайнар линиягә керүче гражданнарның сорауларына җавап бирә.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсеннән бу чарада спикерларның берсе буларак үзкөйләнешле оешмалар өлкәсендә контроль (күзәтчелек) бүлеге башлыгы Гөлия Елесина катнашты.
Әлеге аңлатмаларда хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу процедурасының барлык этаплары тасвирланган, шулай ук теге яки бу дәүләт хезмәтен алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирелде.
9 сентябрь көнне 11.00 дә кадастр инженерлары өчен инстаграмда чираттагы Туры эфир булачак.Instagram да фотоэшләр). Аны үткәрү вакытында Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары, Идел буе кадастр инженерларының үзкөйләнешле оешмасы вәкиле белән берлектә, кадастр инженерлары әзерләгән техник һәм ызан планнарын рәсмиләштерү үзенчәлекләре турында фикер алышачак, шулай ук документларда еш очрый торган хаталарны тикшерәчәк. Үз сорауларыгызны хәзер үк инде Татарстанның rosreestr_tatarstana рәсми аккаунтының Directына Инстаграм Instagram да җибәрә аласыз.
Республика буенча бер үк вакытта уза торган чираттагы шундый кайнар линия иртәгә, 9 сентябрьдә, 10нан 11 сәгатькә кадәр, аннан соң – 14 сентябрьдә шул ук вакытта булачак.
Республика буенча бер үк вакытта уза торган чираттагы шундый кайнар линия иртәгә, 9 сентябрьдә, 10нан 11 сәгатькә кадәр, аннан соң – 14 сентябрьдә шул ук вакытта булачак.
Консультацияне Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары үткәрәчәк.
Эшкуарлар өчен чара, 14 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондында, Петербург урамы, 28 йорт адресы буенча узачак.
"1 көн эчендә Электрон ипотека" проекты кысаларында Татарстан Росреестры 24 сәгать эчендә ипотека документларының беренче электрон пакетын теркәде. Төбәктә әзер торак сатып алуга беренче онлайн-ипотека ВТБ банкында рәсмиләштерелде.
Һәр пәнҗешәмбе көнне бөтен республика буенча гараж билгеләнешендәге объектларны һәм җир кишәрлекләрен гадиләштереп рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшләячәк. Бу атнада ул җомга көнне, 3 сентябрьдә 10дан 11 сәгатькә кадәр узачак.