ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Росреестры тарафыннан кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән оператив хезмәттәшлек итү өчен махсус электрон адрес булдырылды MSP@rosreestr.org 


saby.tatarstan.ru

Дәүләт Думасы «гараж амнистиясе»турында закон проектын өченче, ахыргы, укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасында законның үз көченә керү вакытын 2021 елның 1 сентябреннән билгеләргә тәкъдим иттеләр, шул рәвешле төбәкләргә һәм муниципалитетларга гражданнарга гаражлар һәм җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүдә ярдәм итү буенча законнар базасын эшләүгә әзерләнергә мөмкинлек бирде. Гадиләштерелгән тәртип 5 ел, ягъни 2026 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак.


saby.tatarstan.ru

24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Росреестры хәбәр иткәнчә, 2021 елның 23 мартыннан Комплекслы кадастр эшләрен башкаруга кагылышлы законнардагы үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер бакча ширкәтләренә, бюджеттан тыш акча бүлеп бирүне көтеп тормыйча, бу хезмәткә заказ бирергә рөхсәт ителә.


saby.tatarstan.ru

19
март, 2021 ел
җомга

Дәүләт Думасы «гараж амнистиясе»турында закон проектын икенче укылышта кабул итте. Росреестр катнашында эшләнгән әлеге закон проекты гараж билгеләнешендәге объектларга һәм алар урнашкан җир кишәрлекләренә хокукларны рәсмиләштерү мәсьәләләрен җайга салуга ачыклык кертергә тиеш.
Гараж объектларын биш ел дәвамында - 2021 елның 1 сентябреннән 2026 елның 1 сентябренә кадәр милек итеп рәсмиләштерүне гадиләштерергә тәкъдим ителә. Гаражны һәм җирне бер гариза бирү юлы белән милеккә рәсмиләштерү процедурасы каралган.


saby.tatarstan.ru

16
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Росреестры дәүләт теркәвен туктатып торуның иң актуаль һәм еш очрый торган сәбәпләре буенча Инстаграмда турыдан-туры эфир уздырачак


saby.tatarstan.ru

9
март, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Росреестры эксперты күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары өчен Татарстан банкы оештырган белем бирү конференциясендә катнашты. Чара барышында икенчел күчемсез милек базарында алыш-бирешләргә хокукларны теркәү белән бәйле актуаль мәсьәләләр тикшерелде.


saby.tatarstan.ru

4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсендә мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты вәкилләре белән эшлекле киңәшмә узды. Чара кысаларында мәдәни мирас объектларын һәм аларның территорияләрен бердәм күчемсез милек дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү буенча проблемалы мәсьәләләр тикшерелде.


saby.tatarstan.ru

3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Эшкуарлыкка ярдәм фонды (ФПП) белән берлектә март аенда кече һәм урта бизнес субъектлары өчен вебинарлар сериясен үткәрәчәк. Укыту чаралары вакытында хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу буенча КУЭ вәкилләреннән кергән иң актуаль мәсьәләләр каралачак.


saby.tatarstan.ru

25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тиздән дача сезоны башлана, һәм күп кенә татарстанлылар өчен шәһәр читендәге күчемсез милекне сату-алу яки аны милеккә рәсмиләштерү мәсьәләләре беркайчан да актуаль булачак. Шуңа күрә дача сезоны алдыннан Без инстаграмда Татарстан Росреестры эксперты Энҗе Мөхәммәтгалиева һәм Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Динә Гайзатуллина катнашында турыдан-туры эфир үткәрергә булдык.


saby.tatarstan.ru

20
февраль, 2021 ел
шимбә

2021 ел башыннан Татарстан Росреестры дәүләт программалары буенча 900-дән артык ипотека теркәгән инде


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International