ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2024 ел
җомга

Бүген 30 августта, Татарстан Республикасы Көнендә, «Казан» Гаилә үзәгенең төп мәйданчыгында республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан бер үк вакытта 45 пар язылышты. Массакүләм туй тантанасында Саба районыннан  Нәзир Фәнил улы Хафизов үзенең сөйгәне Эльза белән  никахын теркәде. Нәзир Урта Нырты авылы егете, Эльза Менделеевск районы кызы, яшь парлар икесе дә Саба урта мәктәбе мөгаллимнәре.


saby.tatarstan.ru

29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

27 август көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү булды. Кабул итү Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән оештырыла. Чара ел саен Татарстан дәүләт бәйрәме – Республика көне алдыннан үткәрелә.


saby.tatarstan.ru

24
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

    24 июнь көнне яшь пар - Мифтаховлар  «Россия йөрәге» гаилә учагы утын  тантаналы шартларда Мамадыш районыннан Мулләхмәтовлардан кабул итеп, районга алып кайтты. Чарада ике яктан да әти-әниләр, әби-бабайлар да катнашып, яшьләргә үгет-нәсихәт, изге теләкләрен юлладылар. Мифтаховлар май аенда Мәскәүдә Бөтенроссия туй фестивалендә язылышып, Татарстан Республикасын тәкъдим иткәннәр иде.


saby.tatarstan.ru

15
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

   Һөнәри юнәлеш бирү максатыннан оештырылган әлеге очрашуда, укучылар ЗАГС эшчәнлеге, шулай ук күпфункцияле үзәктәге барлык оешмалар эшчәнлеге, районда гаилә кыйммәтләре буенча үткәрелүче төрле чаралар белән таныштылар, кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.

   Укытучы – Кәримова Ләйсән Рафил кызы.


saby.tatarstan.ru

29
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

    Явлаштау урта мәктәбе укучылары Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә килделәр.


saby.tatarstan.ru

19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

    Саба районы Шәмәрдән авылында яшәүче Николаевлар гаиләсендә куанычлы вакыйга - Әдиләне бала тудыру йортыннан сабые белән өенә кайтарып җибәрделәр.


saby.tatarstan.ru

12
гыйнвар, 2024 ел
җомга

      10 гыйнварда гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның беренче пары - Лесхоз бистәсеннән Мингәрәев Муса Наил улы һәм Байлар Сабасыннан Салихова Рания Раиф кызы никахларын теркәделәр. Муса Саба урман хуҗалыгында, ә Рания Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда эшли. Яшь пар Лесхоз бистәсендә яшәячәк.


saby.tatarstan.ru

20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

   Әлеге бәйге ЗАГС эшчәнлеген чагылдыручы оригиналь Логотип булдыру һәм Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенә халыкның игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелде. ЗАГС хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре көнендә конкурс җиңүчеләрен тәбрикләү чарасы булды.


saby.tatarstan.ru

13
октябрь, 2023 ел
җомга

    2023 елның сентябреннән район мәктәпләрендә “Гаилә белеме” дәресләре кабат башланып китте. Октябрь аенда Килдебәк урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее укучылары Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә әлеге дәрес кысаларында очрашуда булдылар.

 


saby.tatarstan.ru

22
сентябрь, 2023 ел
җомга

      Укучылар өчен “Гаилә белеме” курсы дәресләре Гражданлык хәле актлары теркәү бүлегендә үткәрелүе активлаша бара. 19 сентябрь көнне Эзмә урта мәктәбе укучылары районның Гражданлык хәле актлары теркәү бүлеге эшчәнлеген, тарихын сораулар аша ачтылар. Егетләр-кызлар белән гаилә, никах һәм бала тормышында ата-аналарның роле турында сөйләшенде.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International