ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

    Бүгенге көндә транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына 2020 ел өчен салым белдерүләрен җибәрү төгәлләнде.

    Агымдагы 2021 елда республикада яшәүчеләргә 8 млрд. 100 млн. сум күчерелгән 2 миллион 157 мең салым хәбәрнамәсе җибәрелгән, транспорт салымы буенча 4,5 млрд. сум исәпләнгән.


saby.tatarstan.ru

22
октябрь, 2021 ел
җомга

    Салымнарны үзе өчен генә түгел, башка физик затлар — ир белән хатын, ата-аналар, балалар өчен дә түләргә мөмкин. Башка кеше өчен теләсә нинди салымнар, шулай ук пенялар һәм алар буенча штрафлар түләргә мөмкин. Моннан тыш, агымдагы чор өчен дә, узган еллар өчен дә салымнар буенча бурычларны түләргә мөмкин.


saby.tatarstan.ru

Хөрмәтле район халкы!

    Глобаль пандемия инфекциянең таралуын булдырмау һәм гражданнарның сәламәтлеген саклау өчен максималь җайга салынган гамәлләр таләп итә.

    Килеп туган вәзгыятьтә Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе контактсыз электрон хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.


saby.tatarstan.ru

5
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Ел башыннан салым хезмәте базарларда эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барганда намуссыз тәртипне булдырмау һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеген тәэмин итү буенча тармак проектларын гамәлгә ашыруга кереште.


saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2021 ел
шимбә

    Татарстан Республикасында физик затларның милек салымнарын түләү, шулай ук 2020 ел өчен физик затлар кеременә салым буенча салым хәбәрнамәләрен җибәрү башланды. Салым белдерүләрен җибәрү этаплап 2021 елның сентябреннән октябрь аена кадәр башкарыла. Күчемсез милек, җир һәм транспорт чаралары булган гражданнарга исәпләнгән салымнарны 2021 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.


saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Федераль салым хезмәте хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 октябреннән Россия Федерациясе Финанс министрлыгының «Россия Федерациясе бюджет системасына түләүләр өчен акча күчерү турындагы күрсәтмәләр реквизитларында мәгълүмат күрсәтү Кагыйдәләрен раслау турында "12 ноябрь, 2013 ел, № 107н боерыгына үзгәрешләр кертү хакында" 14.09.202020 ел, № 199н боерыгы (Россия Юстиция министрлыгында 2020 елның 15 октябрендә теркәлгән) үз көченә керә.


saby.tatarstan.ru


28
июль, 2021 ел
чәршәмбе


saby.tatarstan.ru

14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

1 июль 2021 Россия Федерациясе Салым кодексының 85 статьясындагы 9.5 пункты үз көченә керә, ул кулланучылар кооперативларына күчемсез милек өчен пай кертемнәрен тулысынча үз әгъзалары һәм туплау хокукына ия башка затлар тарафыннан салым органына хәбәр итүне йөкли. Мәгълүмат тиешле пай кертеме тулысынча кертелгәннән соң 10 көн эчендә үзенең урнашу урыны буенча салым органына бирелә.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International