ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 20 нче сентябрендә "БЕРДӘМ РОССИЯ"нең "Яшь Гвардия"се Саба җирле бүлеге инициативасы белән Саба аграр көллияте студентлары белән очрашу оештырылды. Саба җирле бүлекчәсе Яшь Гвардия җитәкчесе Айнур Халиев очрашуда Яшь Гвардия эшчәнлеге турында сөйләде, студентларның сорауларына җавап бирде. "Яшь Гвардия Саба муниципаль районында иҗтимагый-сәяси юнәлешендә яшьләр арасында зур эш алып баручы иң актив яшьләр оешмасы булып тора",- дип билгеләп үтте. Айнур Халиев Саба аграр көллиятенең актив студентларын Яшь Гвардиянең эшенә чакырды.


saby.tatarstan.ru

6
декабрь, 2019 ел
җомга

Бүген, 2019 нчы елның 6 нчы декабрендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына кандидатлар өчен тавыш бирү башланды.  Кандидатлар өчен тавыш бирү өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://forms.gle/9yFVXs3WuLk576sb7 .

Тавыш бирү 2019 елның 20 декабренә кадәр узачак.

Әйдәгез, яшь парламентарийларга үз тавышларбызны бирик!


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International