ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, «Гражданлык сәгате» республика проекты кысаларында, «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе, Саба җирле бүлекчәсе Башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең Саба филиалы белән берлектә, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан 14 яшькә җиткән гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырды. Паспортны "Бердәм Россия" нең Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Айнур Гафиятуллин, Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәкнең Саба филиалы начальнигы Алсу Баһманова тапшырды.  Яшь гражданнарга барлыгы 9 паспорт тапшырылды.

 

 


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International