РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы халыкка коронавирус мәсьәләсендә сак булырга, гади генә кагыйдәләрне игътибарсыз калдырмаска киңәш итә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Татарстанда һәм тулаем Россиядә хәзер медицина битлекләренә кытлык күзәтелә. Баулы даруханәләрендә дә сатуда алар юк.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясенең барлык субъектларында Роспотребнадзорның гигиена һәм эпидемиология үзәкләре, яңа коронавирусны ачыклау өчен, диагностик тест-системалар белән тәэмин ителгән.
Коронавирустан үзегезне һәм якыннарыгызны саклау өчен киңәшләр.