ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

      Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

     27 февраль көнне Район үзәк китапханәсендә  “ Сугыш хатын кыз өчен түгел...” проекты кысаларында узучы тыл ветеран һәм сугыш чоры хатын кызлары катнашында  “Онытылмый яралар”дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

   Чараны Район советы депутаты Гәләметдинова Әлфия Ризван кызы башлап җибәрде.

    Кичәбезнең  махсус кунаклары  Саба  районы Байлар Сабасы авылында яшәүче  тыл ветераны Мусина Нәкия Сабир кызы,  сугыш чоры балалары өлешенә туры килгән,  авырлыкларны үз башыннан кичергән  Ракова Ленина Габдулхак кызы, Шәйхетдинова Физия Курбан  кызы,Гатауллина  Рәкибә Кәшип кызы   сугыш чорында күргән , истә калган хәтирәләре  белән уртаклаштылар.

    Күңелләргә үтеп керерлек кичә ахырында Әлфия  Ризван кызы,   ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

26
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

26 февраль көнне Саба район китапханәсендә “Мишә дулкыннары” әдәби клубының чираттагы утырышы узды. Бу чара балалар язучысы Газиз Нәбиулла улы Нәбиуллинның 100 еллык юбилеена багышланды . Язучылар Газиз Нәбиуллин белән бәйле иң якты истәлекләрне, вакыйгаларны сөйләп уздылар.
Ул бүген безнең арада булмаса да, аның исеме, шигырьләре, хикәяләре, сәхнә әсәрләре, шулай ук  район газетасы белән бәйле булган эшчәнлеге әдәбият сөючеләрнең, якташларының хәтерендә  яши.

Тэги: ТАССРга 100 ел Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

22
февраль, 2020 ел
шимбә

21 февраль - Халыкара туган тел көнендә Саба районы китап сөючеләре Казан шәһәрендә узган бик матур чарада катнаштылар. Унынчы дөньякүләм Әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы бик күп язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды.  Саба районы бу юлы да "Иң күп китап укучы район" булып танылды. Римма Ратникова сабалыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кубок тапшырды.  Китапханә директоры Ләйсән Билалова "Иң яхшы әйдаман" исеменә лаек булды.

Тэги: Әбрар Каримуллин исемендәге үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International