ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.       


saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграрийларга хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән Татарстанга гадәттән тыш хәлләр аркасында китерелгән зыянны компенсацияләү өчен авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү белән бәйле мөлкәт мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә иминият яклавын тәэмин иткән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен 120 млн. сум күләмендә акча юнәлдерү турында Карар кабул ителгән. Шулай итеп, чәчүлекләрне иминиятләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә федераль бюджеттан компенсация ала алачак.


saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Соңгы  5  елда  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексына  кертелгән    инвестицияләр  күләме    140 млрд сум  тәшкил  итә,  шул  исәптән  авыл  хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү  сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый  белешмәләрне шимбә  көнне  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров бирде.  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде. Киңәшмәдә шулай   ук  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  Алексей Песошин да  катнашты. 


saby.tatarstan.ru

19
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Халыкара  авыл  яшьләре конгрессына теркәлү ачылуы  турында  хәбәр  итә.  Анда  катнашырга   Татарстан һәм Россия  авылларыннан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  кешеләр  чакырыла.  


saby.tatarstan.ru

17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Авылда яшәү һәм эшләү-ул үзенчәлекле тормыш рәвеше. Яраткан эшендә үз сәләтен тапкан хезмәт кешеләре хөрмәткә лаек. Хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга тапшыручылар тагын да зур хөрмәткә лаек. Нәкъ менә алар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының Гаилә фермер династиясе»республика конкурсын оештырды. Җиңүчеләр 100әр мең сум акча алачак.


saby.tatarstan.ru

16
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  үз бизнесын үстерү белән кызыксынган барлык теләүчеләрне, 17-18 декабрьдә, Татарстанның Тукай районында узачак «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.


saby.tatarstan.ru

Саба районы тотрыклы рәвештә Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер районнар бишлегенә керә. Моңа районның иң уңышлы кооперативларыннан берсе — «Каймак»АХҖК да зур өлеш кертә. 


saby.tatarstan.ru

Бүген Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  11 айлык  эшенә  йомгаклар  ясады. 


saby.tatarstan.ru

11
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  чыгыш  ясаганда, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров,   элиталы  орлыклар  чәчелгән мәйданнарда   бөртекле  һәм кузаклы  культуралар уңышы  гомуми репродукцияле орлыклар  чәчелгән кырлардагы  уңыштан  күпкә  югарырак була,  дип билгеләп  үткән  иде.


saby.tatarstan.ru

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  11 айлык  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.


saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International