Татарстанда техник культураларны җыюның барышы турынңа бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
13 ноябрьдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беенче урынбасары Джамбулат Хатуов АПКның төбәк идарә органнары җитәкчеләре белән селектор киңшмәсе үткәрде, ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тарафыннан минераль ашламалар сатып алу һәм 2020 – 2025 елларда аларны кулланынуны арттыру мәсьәләләренә багышланган иде.
Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
16 ноябрьдә, 11.00 сәгатьтә, Казан дәүләт аграр университеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән, ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, 1 ноябрьдән Росагролизинг тарафыннан аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруның үзгәртелүе турында хәбәр итә: Паркны яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 10 аенда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Агростартап» гранты ярдәме конкурсында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Грантларның гомуми суммасы 313 млн. сум тәшкил итә. Татарстанның 36 муниципаль районыннан конкурста катнашуга теләк белдергән 132 крестьян (фермер) хуҗалыгыннан 103 КФХ 2 млн сумнан 4 млн сумга кадәр күләмдә грантлар алдылар. Иң күп җиңүчеләр Мамадыш районыннан булды (8 фермер), Азнакай һәм Тәтеш районнарыннан (6 шар фермер), Кукмара, Саба һәм Нурлат районнарыннан 5әр фермер җиңүче булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең сум акча алачак.
Шимбә көнне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казан, Чаллы һәм Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура»сәүдә-ярминкә комплексы) үтәчәк ярминкәләргә арзан бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алырга чакыра. Шәһәрлеләр ит, казылык продукциясе, төрле сөт, сыр, йомырка, яшелчә, бал, шикәр, он, ярма һәм Татарстан муниципаль районнарыннан китерелгән башка фермер продукциясен сатып ала алачак.
28 октябрьдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашында, Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясе Советы һәм Президиумының киңәйтелгән утырышы булды.
Терлекчелек тармагының 2019 елдагы 9 айлык эшенә йомгаклар турында, бүген, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.