район мәдәният йортында Тәтеш муниципаль районында умартачылыкны үстерү перспективаларына һәм актуаль проблемаларга багышланган киңәшмә узды.
«Хөрмәтле хезмәттәшләр, авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәрткәндә, умарталарның һәлак булуын булдырмау буенча чаралар күрүегезне сорыйм", - дип, мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт Йортында узган киңәшмә барышында.