ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2020 ел
шимбә

5 июнь көнне район балалар китапханәсе саф һавада балалар өчен “Сәламәтлек – зур байлык” дип исемләнгән уен-викторина үткәрде. Әлеге уен-викторина үз эченә “Чисталык - пакълык”, “Витаминнар”, “Мәкальләрне беләсеңме” дип исемләнгән бүлекләрне алды. Балалар бик актив катнашып, һәр сорауга бик тиз җавап бирделәр. Шулай ук, китапханәче “Синең сәламәтлегең – синең киләчәгең” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды.

Ел саен 5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Пүкәл авыл китапханәсе мөдире балалар белән экологик сәгать үткәрде. Әңгәмә барышында әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре күтәрелде. Кеше тормышында экологик тәрбия, әйләнә-тирә мохит белән эш итү культурасы мөһим. Балалар зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр.Тематик папкалар булдырылды hәм күргәзмәгә куелды.

Т.Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе китапханәчеләре балаларны Татарстанның күпкырлы табигате һәм анда яшәүчеләр белән таныштырды. Балалар туган якның могҗизалы урыннары турында тыңладылар. Татарстанның хайваннар дөньясы рәсемнәрен карадылар. Шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирергә  өлгерделәр. Чара ахырында китапханәчеләр аларга табигать һәм хайваннар дөньясы белән бәйле табышмакларга җавап бирергә тәкъдим иттеләр. Чара барышында балалар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар һәм вакытны файдалы үткәрделәр.

Кызыл Мишә авылы китапханәчесе «Балачак илендә» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрде. Чара башында китапханәче балаларны җәйге каникуллар башлану белән котлады һәм аларны күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләде. Чарада балалар викториналар һәм табышмаклар конкурсында катнаштылар, шулай ук әкиятләр иленә чумдылар, әкиятләр буенча табышмакларга җавап бирделәр һәм әлбәттә, бик теләп хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар үзләренең зирәклеген һәм хәрәкәтчәнлекләрен күрсәттеләр.

Сатыш авыл китапханәсе мөдире саф һавада "Пушкинны бергә укыйбыз" дип исемләнгән чара үткәрде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең биографиясеннән кызыклы фактлар белән таныштырды. Балалар бик теләп Пушкинның әкиятләрен искә төшерделәр, алар әкиятләрдән өзекләр укыдылар һәм шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Балалар бирелгән биремнәргә җавапларны бик тиз таптылар, әкият героен дөрес итеп тасвирладылар, әкиятләр исеме һәм предметларны туры китерделәр. Шулай ук, китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Олы Шыңар китапханәсе мөдире А.С. Пушкинның туган көне уңаеннан “Что за прелесть - эти сказки” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. “Балыкчы һәм Алтын балык” әкияте аеруча да балалар күңеленә хуш килде. Ахырдан балалар белән әлеге әкият турында фикер алыштылар, бу әкияттән чыгып нинди булырга һәм нинди булырга ярамаганлыгын аңлаштылар.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

30
май, 2020 ел
шимбә

Әбрар Кәримуллин  1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чүрчи авылында дөньяга килә. Укытучы булып эшләгән әнисе Сафия Мөхәммәтгата кызының гомерен, нәни Әбрарга әле бары биш яшь кенә тулганда, кулаклар өзә. Булачак татар академигының белем юлындагы беренче адымнары туган авылында бер класслы мәктәптә башлана. Беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң, аңа 4 чакрымдагы Ике Басу Арташ, бишенче сыйныфтан 9 чакрымдагы Татар Икшермәсе мәктәбендә укырга туры килә. Урта белемне ул 1941 елда Саба урта мәктәбендә алып чыга. Колхозда тракторист ярдәмчесе булып эшкә керешүгә, сугыш башлана. 1943 елның 7 гыйнварында ул  Кызыл Армиягә чакырыла. Өч тапкыр яраланган, контузия алган егет 1947 елда гына туган авылына кайта. 
Җиде елга сузылган ялдан соң белемен күтәрү теләге Ә.Кәримуллинны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә.1953 елда Әбрар Кәримуллин университетны тәмамлап, Казан дәүләт университетының Фәнни китапханәсендә эшли башлый. Университет китапханәсендә эшли башлаган яшь белгечкә китап тарихын өйрәнергә туры килә. Дөнья халыкларының һәм татар халкының язма мәдәнияте, китап байлыгы белән күбрәк таныша барган саен ,татар халкының тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, матбугат эше, сәяси фикере, аның Рәсәй һәм дөнья тарихындагы урыны хакындагы белемнәренең дөреслеккә туры килмәгәненә төшенә. 
Татар язуында ике тапкыр хәреф алышыну гарәп язулы материалның күпләп юкка чыгуына китергән. Әмма аның төрле юллар белән исән калып, китапханә фондына килеп кергән кадәресе дә яшь белгечне шаккаттыра. Монда йөзәр мең татар китабы саклана икән ләбаса! Ә алар киң катлам укучыларга гына түгел, хәтта студентлар һәм укытучыларга да мәгълүм түгел. Күп гасырлар дәвамында тупланган рухи байлыкны эзләп табу, аның белән танышу, фәнни өйрәнү, файдалану эшендә иске язулы татар китапларының китапханәдә тулы каталогы булмау зур кыенлыклар тудыра. Шунлыктан, Ә.Кәримуллин беренче эш итеп иске татар китапларының каталогын төзү эшенә керешә.  1954-1960 елларда аның тырышлыгы белән, аның җитәкчелегендә гарәп язулы татар китапларының тасвирламасы кириллицага күчерелеп, яңа каталог төзелеп бетә һәм укучыга тәкъдим ителә. 
1964 елның декабрендә СССР ФАнең Казандагы Тел, әдәбият һәм тарих институты Әбрар Кәримуллинны кече фәнни хезмәткәр итеп эшкә ала. Әбрар Кәримуллин 1970 елда  XX йөз башы татар китабы тарихы буенча докторлык диссертациясен тәмамлый. Әбрар Кәримуллин күпкырлы галим булса да, гомере буе китап тарихы, библиография мәсьәләләрен үзәккә куеп эшли. Шул рәвешчә, халык хәтере булган китап язмышы — Ә.Кәримуллинның үз язмышына әверелеп яши. Халкыбызның күренекле татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы (1978), Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1992), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1987), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991), Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты (1995) академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 75 яшендә — 2000 елның 18 сентябрендә арабыздан китте. 
2001нче  елның 25 июнендә  якташыбызның исемен мәңгеләштерү  максатыннан район үзәк китапханәсенә ТРсы министрлар кабинеты карары белән күренекле китап белгече,библиограф Әбрар Кәримуллин исеме бирелде.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген танылган шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханованың туган көне.
Флера Габдрахман кызы Тарханова 1947 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Чистай районы Яуширмә авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1962 елда Яуширмә сигезьеллык мәктәбен тәмамлый һәм Арча педагогика училищесына укырга керә. 1970 елда Казанга кайта һәм КДУ тарих-филология факультетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлаганнан соң, дуслар чакыруы буенча «Шәһри Казан» газетасы редакциясенә тәрҗемәче-корреспондент булып күчә. 1994 елда, «Татарстан хәбәрләре» яңа газетасы гамәлгә куелганда, Тарханова тәрҗемә бүлеге мөдире вазыйфасына күчерелә. Үзенең иҗади юлын тәрҗемәче буларак башлый.1971 елда  «Азәрбайҗан хикәяләре» җыентыгына Аббасзадә һәм Ибраһимов әсәрләренең тәрҗемәләре тупланды. Тарханова-Журналистлар берлеге әгъзасы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы. Ул «Синең кайнар сулышың», «Уңган кыз», «Йөрәгемә яшерелгән серләр» һ.б. шигырьләр җыентыкларын нәшер итә. ТАССР Югары Советының (1984), Татарстан Республикасының (2002), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының (2002) Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Ф.Тарханова 2018 елның 31 июлендә вафат була.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

23
май, 2020 ел
шимбә

Әхмәтов Фасил Әхмәт улы - татар музыка сәнгатенең жанр, стилистик һәм эстетик юнәлешләрен шактый баеткан күренекле композитор. 1935 елның 23 маенда Татарстан Республикасының Кукмара районы Салтык-Ерыклы авылында туган. 1952 елда Ф.Әхмәтов Казан музыка училищесының баян бүлегенә укырга керә. Бер үк вакытта теория һәм композиция классына да йөри башлый. 
1957-1962 елларда Ф.Әхмәтов Казан дәүләт консерваториясенең теоретик композиция бүлегендә профессор А.С.Леман классында укый. Консерваторияне тәмамлагач, ул – Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә өлкән редактор булып эшли. Аннары консерваториядә аспирантурада укый һәм шунда үзе дә дәресләр алып бара. 1975 елда аны Татарстан китап нәшриятына музыка редакторы итеп чакыралар. 
Ф.Әхмәтнең халык арасында таныла башлавы аның консерваториядә укыган елларына туры килә. Бер-бер артлы радиодан, эстрададан аның җыр һәм романслары яңгырый башлый. Фортепьяно өчен язылган сонатинасы белгечләр тарафыннан татар музыкасында новаторлык әсәре дип билгеләнә. Аеруча композиторның беренче кыллы квартеты шөһрәт казана. Бу әсәр, бөтен дөньяга мәшһүр А.Бородин исемендәге кыллы квартет репертуарына кереп, безнең илдә генә түгел, чит илләрдә дә башкарыла. 
Алга таба да Ф.Әхмәтов камера музыкасы өстендә күп, нәтиҗәле һәм уңышлы эшли. 
Композитор төрле уен кораллары өчен музыка язып, үзен төп эшкә – симфоник музыка иҗат итүгә әзерли. Һәм, күп тә үтми, үзен бу жанрда бөтен илгә таныта. «Ф.Яруллин истәлегенә» багышланган симфоник поэмасы өчен Ф.Әхмәтов, Русиядә беренчеләрдән булып, РФнең М.Глинка исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 
Композитор бер-бер артлы «Адажио», «Казан симфониясе», «Фортепьяно һәм симфоник оркестр өчен концерт» кебек күләмле, катлаулы әсәрләр иҗат итә. 
1988 елда Ф.Әхмәтовка соңгы еллардагы әсәрләре, симфониясе һәм «Мин гармун булсам иде» исемле җырлар җыентыгы өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. 
Татар музыка сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен, Ф.Әхмәтовка РСФСР һәм ТРның халык артисты, РСФСР һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. 
Ф.Әхмәтов 1998 елның 6 сентябрендә вафат була.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

16
май, 2020 ел
шимбә

Шәйхетдинов Зөфәр Гәрәй улы 1940 елның 13 маенда Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Балачагы Килдебәк авылында үтә. Саба мәктәбендә укыганда аның шигырьләре район газетасы битләрендә басыла башлый. 27 ел гомере сайлаулы органнарда эшләп үтә. Гомере буе шигьрияткә гашыйк булып, иҗат итеп яши. 2001 елда “Ана сүзе”, 2016 елда 5 томлык әсәрләре басылып чыкты. 
13 майда Зөфәр Шәйхетдиновка 80 яшь тулыр иде. Юбилее уңаеннан, район мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге район китапханәсе белән берлектә, 12-14 май көннәрендә “Йөрәгемдә яңа шигырь туды, булсын алар миннән гомерлерәк...” акциясе үткәрде. Районыбыз халкы, китап укучыларыбыз үзләренең инстаграмм битләрендә #отделкультурысабинскогорайона, #сабакитапханәсе, #сабашәхесләре хештеглары астында Зөфәр Шәйхетдиновның шигырьләрен укыдылар, актив катнаштылар. 

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

14
май, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саба районы мәдәният бүлеге, Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк  китапханә, җирле “Ак калфак” оешмасы, Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты, "Сугышчан туганлык" Саба җирле бүлекчәсе белән берлектә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, «Җиңү кулъяулыгы» бәйгесе үткәрде. 2020 елның 15  гыйнварыннан башланып киткән әлеге бәйге татар халкының мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылды.  Төрле авылларда чигү осталары тарафыннан 18 өйрәтү дәресе үткәрелде, 200 гә якын кулъяулык чигелде. “Яшьлегем хатирәсе син – чигүле кулъяулыгым”, “Без җиңүче буын дәвамчысы” номинацияләрендә татар халкының чигү традициясе, шул исәптән кулъяулык чигү тарихы, бүгенге көндә авылдашларын армиягә озатуны тасвирланган очерк, хикәяләр кабул ителде. 14 май көнне әлеге кулъяулыклар язгы чакырылышта иң беренчеләрдән булып армия сафларына китүче егетләргә тапшырылды.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле китап укучылар!

11  май көнне, Әбрәр Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе, сезгә, “Сугыш чоры җырлары” акциясендә катнашырга тәкъдим итә.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

9
май, 2020 ел
шимбә

Ел саен Самара өлкәсе балалар китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз"дигән Халыкара акция уздыра. Акциянең максаты-сугыш чоры балалар әдәбияты мисалында кече һәм урта яшьтәге укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү. 
Район балалар китапханәсе дә  читтә калмады һәм "Балаларга сугыш турында укыйбыз" XI халыкара акциясендә катнашты. "Китап сөючеләр" клуб берләшмәсе белән берлектә (класс җитәкчеләре Галихузина Г.И.) герой шагыйрь -Муса Җәлилнең "Җырларым" шигырен укып видеоролик төшердек. Китап сөюче дусларыбыз Бөек Җиңүнең нинди көч һәм югалтулар белән яулануы, тылдагы авыр хезмәт турында белделәр. Әлеге видеоролик белән үзәк китапханәнең шәхси инстаграм битендә танышырга мөмкин.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

8
май, 2020 ел
җомга

Саба район мәдәният бүлеге, Әбрәр Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе белән берлектә, Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышлап, район күләмендә“75 шигъри мизгел” шигырьләр акциясе игълан итә.  
Катнашучыларга Бөек Ватан сугышына багышланган, үзләре иҗат иткән шигырьләрен, исем-фамилияләрен, адресларын язып, WORD форматында, язма вариантын түбәндәге адресларга җибәрергә кирәк.
Акциянен нәтиҗәсе итеп, Бөек җиңүнең 75 еллыгына, сезнең
язмалардан “Җиңүнең -75 шигъри юлы” дигән китап иҗат ителәчәк.
Шигырьләр  2020 елның 1 маеннан 31 маена кадәр кабул ителә.
Иҗади акцияда катнашу өчен шигырне Саба район үзәк китапханәсенең 
электрон почтасына  saba-biblioteka@yandex.ru  җибәрергә мөмкин.  
Шулай ук #саба75шигъримизгел хештегы астында инстаграмм битендә урнаштырырга кирәк була. Сораулар буенча телефон 89083407441

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

6
май, 2020 ел
чәршәмбе

Татар халкының "Әдәби марафон" дип исемләнгән үзүсеш проекты популярлашканнан популярлаша бара! XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектында барлыгы 1300 артык китап укучылар катнашкан. Әлеге финалистлар - 21 көн дәвамында үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап-журналлар уку гадәтен тәрбияли алдылар һәм әлеге яхшы гамәлгә якыннарын һәм дусларын да чакырдылар. XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" (#әдәбимарафон) проектының иң кечкенә әдәби марафончыга нибары 4 яшь! һәм ул - Саба районы Тимершык авылыннан. Шулай ук иң күп китап укучы  белән  Саба районы беренчелектә -190 кеше катнашкан (шуның 61 мәктәп укучысы). Бәйгенең финал тантанасы июнь аенда үткәрелер дип планлаштырыла. XI Дөньякүләм "Әдәби марафон" проектында актив катнашкан китап укучыларга, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы  үзенең рәхмәтеп җиткерә, алдагы марафоннарда да актив булып калырга чакыра.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International