ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2020 ел
шимбә

Габдулла Тукай.... Бармы икән безнең арада бу олы шагыйрь турында ишетмәгән, белмәгән кеше? Тукайның моңлы җырларын җырламаган, тылсымлы әкиятләрен тыңламаган,  шигырьләрен яттан белмәгән бала...? Юктыр.
Ел саен район үзәк китапханәсе бөек шагыйрь Габдулла Тукайның исемен, шигырьләрен мәңгеләштерү максатыннан инстаграм челтәрендә марафон игълан итә. Бу елны ул 10 нчы апрель көнне #сабатукайныонытмый хештеглары астында башланып китте. Әлеге марафонда район балалар китапханәсенең "Китап сөючеләр" (4 А сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Галихузина Г.И.) һәм "Любознайки" (3 Г сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Хусаинова Г.Х.) клуб берләшмәләре дә бик актив катнашалар, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп видеога төшерәләр. Сез әлеге видеолар белән инстаграм челтәрендә таныша аласыз. 
Шуңа күрә барыбыз да апрель аен - Тукай аен олы хөрмәт белән көтеп алабыз. Синең гомерең нәкъ умырзая чәчәге кебек кыска булды, бөек шагыйребез! Әмма иҗат иткән әсәрләрең  - мәңгелек!

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

11
апрель, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе – яшь иллюстраторлар өчен "В книжной памяти мгновения войны" - республика конкурсы үткәрә. Конкурсның максаты - яшьләрдә Ватан сугышы турындагы белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиренә, халкына карата горурлык хисе тәрбияләү. Катнашучыларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләргә иллюстрация ясау һәм шул ук вакытта әсәрнең авторын һәм исемен күрсәтү кирәк.  Безнең китап укучы яшьләребез дә, конкурста катнашу өчен, өй шартларында да әдәби әсәрләргә багышланган иллюстрация ясауны кулай күрәләр.
Китап сөюче яшьләребез! 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышына багышланган әдәби әсәрләргә иллюстрация ясыйсыгыз килсә, Татарстан Республикасының яшүсмерләр китапханәсе сайтына кереп нигезләмә белән таныша аласыз.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Әбрәр Каримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн эшләвен дәвам итә. Китапханәнең инстаграм челтәрләрендә (@sababiblioteka) барлык теләүчеләр дә күптөрле мәгълүмат һәм иң мөһиме китаплар белән таныша алалар , шулай ук китапханәнең инстаграмм челтәләренә куелган кинофильмнар , балалар өчен мультфильмнар белән файдалана алалар. 
Моннан тыш, Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн проектлар башлап җибәрде. 
 Хөрмәтле китап укучылар, татар драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган «Йөрәк янар өчен бирелгән» акциясендә катнашырга тәкъдим итәбез. Катнашучылар язучының әсәрләреннән өзекләр укып, чыгышларын инстаграмм социаль челтәрләрендә #сабатуфанныукый хештеге астында урнаштыралар. Акция нәтиҗәләре буенча оештыручылар укучылардан килгән видеороликлардан видеофильм ясарга планлаштыра. 
 Шулай ук халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Һәм Саба район үзәк китапханәсе конкурс игълан итә. Конкурсның төп шартлары, сезгә бары тик Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләгәнне видеога төшереп #сабатукайныонытмый хештеге астында урнаштырырга кирәк. 
 Барлык конкурсларның нәтиҗәләре карантин яллары бетү белән игълан ителәчәк. 
 Хөрмәтле китап укучыларыбыз яллар дәвам итә, ләкин без бер дә күңелсезләнмик ,чараларда актив катнашыйк.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы “Татарлар” газетасы белән берлектә “Татар авылы” конкурсын игълан итте. 
Конкурсның максаты – татар авылларының матурлыгын, төзеклеген күрсәтү.
Татар авылларында яшәүче тырыш кешеләрне, булдыклы эшмәкәрләрен, игелекле меценатларын барлау, аларның хезмәтләрен күрсәтү.  Бу конкурста райондашларыбыз да актив катнашып килә.  Тавыш бирү Бөтендөнья татар конрессы сайтында 3 нче апрельдә башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк, ягъни 10 нчы апрельдә иртәнге сәгать 10 да төгәлләнә.  Читтә калмыйк, райондашларыбыз өчен тавыш бирик.  Катнашучыларга уңышлар теләп калабыз.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Ел саен 6 апрельдә халыкара спорт көне    билгеләп үтелә.  Спорт җәмгыять үсешендә зур урын алып тора. Күпләр өчен спорт белән шөгыльләнү – яшәү рәвеше. Юкка гына халыкта спорт тормышны озынайта һәм яхшы якка үзгәртә дип әйтмиләр.

 Халыкара спорт көне уңаеннан, Саба район Үзәк китапханәсе  сезгә, спорт темасына багышланган китапларга электрон  сылтамалар тәкъдим итә: https://bookscafe.net/genre/sport.html

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2020 ел
шимбә

Апрель ае - Халыкара балалар китабы көне белән башланып китте.  Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәм булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Китап - белем чишмәсе, ди халык мәкале дә. 
Китап укучыларыбыз да, өй шартларында китап укуны активлаштырып баралар. Кычкырып укыгач, тел шомара, китап эчтәлеге истә кала.
Кадерле дусларыбыз! Кызыклы,файдалы китаплар белән танышасыгыз килсә, район китапханәләренең инстаграмм битләренә рәхим итегез.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

Район балалар китапханәсе китап сөюче дусларын кызыклы китаплар белән таныштыруын дәвам итә. Вконтакте социаль челтәренә кереп, https://vk.com/kitaptatar ("Татарча аудио-әсәрләр/Аудиокниги на татарском") төркеменә кушылып сезгә татарча әсәрләр, хикәяләр, шигырьләр тыңларга һәм шулай ук https://tt.wikibooks.org/wiki/Wikibooks:Әкиятләр_китабы (Wikibooks: Әкиятләр китабы) сайтына кереп, балаларыгызга татарча әкиятләр укырга тәкъдим итәбез!  Ялларыгызны файдалы һәм күңелле үткәрегез!

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Әлеге көннең вакыты очраклы гына билгеләнмәгән: нәкъ шушы чорда җылы яклардан канатлы дусларыбыз кайта башлый. Китап укучыларыбыз өй шартларында булсалар да әлеге көнгә актив кушылып: рәсемнәр ясадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, стенгазета чыгардылар, хәтта кош рәвеше ясап камыр ризыгы пешерделәр.

Китап сөюче дусларыбыз! Кызыклы китаплар белән танышып, вакытыгызны файдалы үткәрәсегез килсә, китапханәләрнең инстаграмм битләренә рәхим итегез.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru


Проектның максатлары: кешеләрдә яхшы гадәт - татарча әдәби әсәрләр, китап/журналлар уку гадәтен формалаштыру. Проект барышында марафонда катнашучылар вакытны дөрес файдаланырга, үзара яхшы мөгаләмәдә булырга һәм ярдәмләшергә өйрәнәләр, яңа дуслар табалар, татар интернетын файдалы мәгълүмат - татар китапларыннан кызыклы һәм файдалы өзекләр белән баеталар һәм, рухларын һәм белемнәрен ныгытып, төрле өлкәләрдә уңышларга ирешә башлыйлар.

ТУЛЫ МӘГЪЛҮМАТ Татнетны үстерү фондының һәм Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтларында: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-11

Дуслар! Әйдәгез, үзебез дә катнашыйк, якын кешеләребез һәм дусларыбызны да әдәби марафонга чакырыйк! Безнең белән бергә алар да уңышларга ирешсеннәр!

sababiblioteka инстаграм челтәреннән тулырак мәгълүмат ала аласыз.

 

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

28
март, 2020 ел
шимбә

Кайгылы хәбәр. 27 февральдә, каты авырудан соң, 72 нче яшендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге республика Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин вафат булды. Ул озак еллар «Яшь ленинчы» “Сабантуй” газетасын җитәкләде. Татарстан Балалар фонды рәисе булып эшләде. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

Тэги: Ә. Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International