Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге территориясен оештыру гадәти һәм күңелле традициягә әверелде. Персонал тырышлыгы белән үзәк территориясе гаҗәеп матур була. Якты чәчәк композицияләре үзәккә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңай йогынты ясый.
“Балкыш” комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз кул астындагыларга үз участокларыннан уңыш җыярга һәм сакларга булыша.
7 августта Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Нәгыймова М.С. «Ишегалды уеннары» социаль технологиясе кысаларында социаль участокларда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаган балалар белән «Ишегалды уеннары» үткәрде.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне медицина учреждениеләренә диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узу өчен илтү дәвам итә.
Өйнең матурлыгы бусагадан башлануы һәркемгә билгеле. Ә үз тирәбездә матурлыкны теләсәк, үзебез булдыра алабыз. Саба муниципаль районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Балкыш” территориясен төзекләндерү күркәм традициягә әверелде. Нәкъ менә шуңа күрә учреждение территориясе хезмәткәрләр тырышлыгы белән искиткеч матур була. Якты чәчәк түтәлләре, каралган территория халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә килүчеләргә һәм хезмәткәрләргә уңай йогынты ясый.
Тату һәм нык гаилә-шатлык һәм елмаю өчен сәбәп, чөнки ул һәркем өчен кирәкле ярдәм һәм таяныч булып тора.
22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне. 1941 елның 22 июнендә таң атканда фашист Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышы башлана.
21 нчы июнь көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм Саба штп. “Волонтер” үзәгенең активистлары Халыкара наркотиклар куллануга каршы көрәш көне уңаеннан Сабаның үзәк мәйданында акция үткәрделәр.
Ел саен 1 июньдә бөтен дөньяда Балаларны яклау көне билгеләп үтелә. Балачак- иң күңелле, иң бәхетле вакыт. Елның нинди генә вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле күңелле һәм кабатланмас булып истә калачак.
2024 елның май-июль айларында Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре һәм волонтерлар «Баладан – балага. Гаиләбезгә рәхим ит” акциясендә катнашалар. Әлеге проект 2024 елның 15 маеннан 31 июленә кадәр Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә узачак. Проект 8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры килә, ә аның символы- ромашка чәчәге.